Яшел Үзәннең Олы Ачасыр авылы иман йортында өмә уздырганнар
Иң изге айларның берсе Рамазанга әзерлек бара. Районыбыз авыллары мәчетләрендә өмәләр гөрли.
Бу көннәрдә Олы Ачасыр иман йортын да авылның уңган апалары, кызлары ялт итеп җыештырып, юып чыкты. Ир-атлар да ярдәм кулын сузды, паласларны какты.
– Эх дигәнче эшләп алдык. Бердәмлек тау күчерә, диләр. Барлык катнашучыларга бик зур рәхмәт, Аллаһның әҗер-саваплары барып ирешсен. Рамазан аен исән-сау каршы алып, уразаларны тотарга насыйп булсын, – дип изге теләкләрен җиткерә авылның имамы Равил хәзрәт Кадыйров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев