Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр авылында Яңа ел каникулында җыелып чана шуу - матур традиция

Көннәр суытып җибәрү сәбәпле, күмәкләшеп тау шуу азрак кичектерелде, әмма авылдашлар белән очрашып, күңел ачу өчен бу киртә булмады.

 Шимбә кичендә олы ачасырлылар Равил абый Кадыйровлар йорты янына җыелды. Резидә Сәйфетдинова тәмле коймак пешереп килсә, Әлфия Кадыйрова җимешләп ясалган тәмле чәй белән сыйлады. Ә иң күңеллесе бөтен дөньяңны онытып тау шуу булды, чөнки яшьләр генә түгел, ә һәркем балачакка кайтып килде.
Оештыручыларга рәхмәт һәм афәрин диясе килә. Шулай бердәм булып, исән-сау яшәргә язсын. Бары бер теләк: дөньяларыбыз тыныч булсын иде 

#яшелүзәнжурналисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев