Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр авылы мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен зурлап бәйрәм иттеләр

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга.

Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә.

– Олы Ачасыр авылы мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен зурлап бәйрәм иттек. Көнне төнгә ялгап, ял күрмичә җир эшендә, терлекчелектә, кырчылыкта хезмәт куючылар бәйрәменә хуҗалык җитәкчеләре, колхозда эшләгән механизаторлар, сыер савучылар һәм башка белгечләр килгән иде. Тарихи мәгълүматларны чагылдырган презентация, бәйрәмдә катнашучыларны, колхозның гөрләп торган чагына, яшьлекләренә алып кайтты. Матур хатирәләр, истәлекләр белән уртаклашып, тәмле чәй табыны артында бик җылы сөйләшү булды. Һәркем күтәренке кәеф, канәгатълек хисләре белән, рәхмәтләр әйтеп, кабат очрашуларга кадәр диеп таралышты, – дип җиткерде Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев