Олы Ачасыр авылы китапханәсенә –100 ел
Дөресен әйтим, Тукайның түбәндәге шигъри юллары бүгенге көндә бик актуаль яңгырамаса да, элгәреге кебек бөтен халык «кырылып китеп» китап укымаса да, бар ул китапка мәдхия укыган, китапханә юлына чүп төшермәгән кешеләр.
Һәм алар һәр авылда шактый. Бу болгавыр заманда китап укып күңеленә тынычлык тапканнар, әлбәттә, Тукайны кабатлый:
Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм мин шул чакта,
Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка;
Ышанычым арта минем үз-үземә,
Өмид берлән карый башлыйм булачакка.
Олы Ачасыр авылы әнә шундый китап сөючеләре белән данлыклы һәм күптән түгел генә алар, бергә җыелып, авылның белем һәм мәгърифәт мәгарәсенең 100 еллыгын билгеләп үтте. Яңарак кына авыл китапханәчесе булып эшли башлаган Альбина Шәйдуллина бу юбилейны шундый искиткеч чара итеп оештырырга ничек көч тапкан дисәм, җавап кичә барышында үзеннән-үзе ачыкланды. Китапханәнең элеккеге җитәкчесе Зөлфирә Касыймова, Альбина үзе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп, авыл музее коллективы, социаль хезмәткәрләр, авыл җирлеге хезмәткәрләре, бер йодрыкка команда булып тупланып, авыл тарихы өчен генә түгел, район тарихы өчен дә үрнәк булырлык итеп үткәрде әлеге зур бәйрәмне.
Юбилей зур өч кисәктән торып, аның һәркайсы авыл халкының хәтерендә озак сакланырлык чаралар тезмәсе булды сыман. Һәрбер өлеше аерым үткәрелсә дә, искиткеч җылы китап бәйрәмнәре булырлыгы бар иде.
Авылның беренче китапханә, китапханәчеләре турында шактый саллы мәгълүмат җыелса да, беренчеләр халык хәтерендә генә саклана. Ә менә соңгы 60-80 ел аерымачык, бүгенге кебек күз алдында. Чөнки китапханәгә йөрүчеләр түгел, йөрмәүчеләр сирәк иде авылда. Ә халык зал тутырып килгән.
***
Мин кечкенә кызчык. Алмалык чокыры тирәсендәрәк урнашкан китапханәгә еш йөрим. Иске йортка куркып кына керәм (чөнки китапханәче Нурулла Гарифуллин укыган китапның эчтәлеген сөйләтә), караңгырак бүлмә эчендә биш-алты ир дөнья хәлләрен сөйләшеп утыра. Зәп-зәңгәр төтен эченнән Нурулла абыйның зәп-зәңгәр күзләрен эзләп табам... Китап яраткан һәр кеше күңелендә Нурулла абый шундый булып кереп калган: кырыс, бер кулында бертуктаусыз төтәтү өчен – тәмәке, ә икенчесендә – КПСС планнарын тормышка ашырырга чакыручы лозунглар язу өчен плакат каурые. Баксаң, искиткеч картиналар авторы да булган икән фронтовик күршем. Хатыны Мәрьям апа белән өч баланы җәгыятькә лаеклы итеп үстерделәр. Сеңлесе Зәйтүнә апа да алар белән яшәде. Матур, тату гаилә минем күршеләрем. Нурулла абыйдан соң китапханә эшенә алынган Зөлфирә Касыймова белән дә күршеләр булып яшәдек, укыган китаплар, әдәбият-сәнгать дөньясы яңалыклары – безне якынайткан темалар. Соңыннан район газетасы белән хезмәттәшлек, туган якны өйрәнү уртак эшкә әйләнде. Китапханәнең кеше аңламастай, күрмәстәй эшләре өстенә озак еллар «Яшел Үзән» белән хезмәттәшлек итте Зөлфирә Хәйдәровна. Ә хәзер, туган як тарихы буенча тулы бер коллектив эшләгән кадәр мәгълүмат туплап, авыл тарихын яза. Мондый шәхесләрдән соң китапханәчелек эшен дәвам иттерү Альбина Разиховнафдан зур җаваплылык сорый. Лаеклы дәвам итәр дип уйлыйм: яшь, ягымлы, энергиясе ташып, бөтен эшкә җитезлеге күренеп тора. Аның белән дә уртак эшләребез булыр, боерган булса, дуслыгыбыз ныгыр. Мин дә бит хәзер китапханәдә эшлим, китапханәче кызы.
***
Шулай. Китапны ярату, белем дөньясына тартылу китапханәченең шәхси сыйфатларыннан да тора. Кеше сөймәгән китапханәче янына китап укырга бик яратсаң да киләсе килми ул. Ә бездә күпме шәхесләр үсеп чыкты?! Әдәбият өлкәсендә фән кандидатлары, хезмәт юлын сәнгать белән бәйләгән артистлар, телевидение хезмәткәрләре, журналистлар, китапханәчеләр, тел-әдәбият укытучылары, җирле шагыйрьләр. Хәтта үзебезнең язучыбыз да бар. Ул гына да түгел, китапны гомерлек юлдашы иткән инженерлар, врачлар, бизнесменнар, авыл хуҗалыгы эшчәннәре, дәүләт эшлеклеләре һәм башка бик күп профессия ияләре – авыл китапханәсенең хәзер дә даими укучылары. Бу Олы Ачасыр авылы китапханәсенең зур хезмәте дә. Дөрес, кешенең шәхес булып формалашуында иң беренче гаилә, мәктәп зур роль уйнаса, китапханә эшчәнлеген дә читкә этәреп булмый, шул ук вакытта, мәдәният йорты эшчәнлеген дә. Барысы да бер юнәлештә – безнең авыл кешесен мәгърифәтле һәм аң-белемле итү өстендә эшли. Башка авылларда да шулай түгелмени, бер Олы Ачасырда гына икән белемле, укыган кешеләр дип, көлемсерәргә ашыкмагыз әле. Минем өчен шулай ул, туган авылым кешеләрен гади дә, һәрьяктан гали дә итеп күрәсем килә.
***
Олы Ачасыр китапханәсе юбилеена әдәбият, сәнгать, фән өлкәсендә республикабызда танылган кунаклар кайту – зур дәрәҗә. Димәк, авылның, китапханәнең абруе зур. Халыкның яраткан язучысы Зифа Кадырова, китапханәче, күп язмалары белән халыкка таныш Роза Хәмидуллина-Гыйззәтуллина, бик күп проектлар авторы, танылган җәмәгать эшлеклесе Раил Гатауллин күрде: бу авылда китапханә, чынлап та, мәгърифәт нурын таратучы рухи бер үзәк. Ә инде хезмәттәшләре Альбина Шәйдуллинага булышлык итеп, республикакүләм Әдәби марафонда катнашучы китапханәчеләрнең зур бер командага тупланып килүе, кем әйткәндәй, «дорогого стоит».
Мәчет тавына урнашкан яңартылган, искиткеч матур мәдәният йорты бинасындагы 100 еллык китапханәбез юбилеена кайткан Берләштерелгән китапханәләр системасы директоры Светлана Баязитова котлау сүзен бик мәгънәле итеп тәмамлады – «Алга!» Алга – яңа уңышлар, проектларга һәм яңа үрләргә ирешергә насыйп булсын!
Гүзәл Минһаҗева,
Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханә мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев