Өлкәннәрне хөрмәтләү – безнең бурыч
Җиһанда көз! Бар дөнья алтынга төренгән мәлдә иң матур көннәрнең берсен билгеләп үтәбез.
Өлкәннәр – безнең әби-бабайларыбыз, әти- әниләребез, апа-абыйларыбыз. Аларны хөрмәтләү, кадерләү – безнең бурыч.
Быелгы көз үзгә, әйтеп бетергесез җылы, кояшлы, ниндидер сихри, серле... Шундый көзге көннәрнең берсендә Күгәй мәдәният йортында бәйрәм уңаеннан «Өлкәннәрнең көләч йөзе гел көләч булып калсын» исемле кичә узды. Авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова кунакларыбызны котлады.
Кичәне Норлат авылыннан килгән Рәмзия абыстай коръән укып башлап җибәрде, үтемле вәгазьләрен җиткерде. Бәйрәм мөнәҗәтләр әйтеп, Рәмзия абыстай әзерләгән викториналар белән үрелеп барды. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Безнең сәхнә» түгәрәгенә йөрүчеләр белән Фирдания Нугаеваның «Сөт анасы» исемле сәхнә күренеше тәкъдим ителде. Бу бик гыйбрәтле, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияли торган тамаша иде. Тамашачылар бик җылы кабул итте. Өлкәннәр чәй табыны артында бер-берсе белән аралашып, фикерләре белән уртаклашып, үзләренең гомер юлларында булган вакыйгаларын искә төшерде.
«Иии, без фермадан эштән кайтканда, кайбер көннәрдә кибеттә ипи дә калмый иде бит. Яисә су буе чират булыр иде», «Иии, хәзер авылыбызда өч кибет гөрләп эшләп тора. Аллаһка шөкер, җаның ни тели шул бар», – дип, гапләшеп алдылар.
Бу бәйрәмне үткәрергә иганәчеләребез ярдәм итте. Миргалиевлар, Сафиуллиннар, Әдиятуллиннар, Габделхәевләр, Әдиятуллиннар гаиләләренә, «Күгәй» күмәк хуҗалыгына олы йөрәкле булулары өчен рәхмәтебез чиксез. Шәмсия апабыз тәмле итеп пылау пешереп кергән иде. Өлкәннәребезне сөендергән өчен дәүләтегез артсын, Аллаһы Тәгалә хәләл маллар бирсен. Хөрмәтле авылдашлар, киләчәктә дә бердәм булып, бергә булып, ярдәмләшеп күңелле итеп яшик.
Рәмзия Заһидуллина,
Күгәй мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев