Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Өлкәннәр ункөнлеге бара һәм районыбыз авылларында бәйрәм чаралары дәвам итә.

Олы Ачасырда мәдәният йорты китапханә, музей һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы белән берлектә “Гомер көзләрегез якты булсын” дип исемләнгән кичә уздырды.

Быелгы көз башкаларыннан аерылып тора, шуңа да бер-берең белән очрашу, җылы мөгаләмә бу көннәрдә аеруча кирәк.

Бәйрәмгә килүчеләр ил-көннәребез тыныч булсын, ир-егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсын дип дога кылды. Бүгенге көндә мобилизацияләнүчеләр арасында ике Олы Ачасыр егете дә бар. Әлбәттә инде аларга ярдәм итү максатыннан, акча җыярга кара кылдылар.

Кичәдә катнашучылар үз өлешләрен кертте, ә инде хәрбиләргә кирәк-ярак алу өчен булыршырга телүчеләр авыл мәчетенә мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев