Өлкән яшьтәгеләр куркуда: үлгәч ник яралар?
2023 ел: Вафат булучылар – 8 Туучылар – 0
Ел саен традиция буенча үтүче хисап сессияләренә узып баручы атнаның дүшәмбесендә старт бирелде.
Карлы-буранлы ял көннәреннән соң, ниһаять, ялтырып кояш чыкты. Куркып кына юлга кузгалган идек, кая ул, Иделнең аръягында юллар ялт иткән, киң итеп ачылган, выж итеп кенә Бакырчы авылына килеп җиткәнебезне сизми дә калдык. Әйе, быел чират буенча Акъегет авыл җирлеге сессиясе нәкъ менә биредә узды.
Җирлек башлыгы Алена Хәйруллина чыгышында үз эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде. Өч авылны берләштерүче җирлектә 239 хуҗалык исәпләнә, халык саны – 676. Мобилизация буенча махсус хәрби операциягә 4 егет алынган.
«Солдатларыбызның исән-сау әйләнеп кайтуларын зарыгып көтәбез. Хәрбиләребезгә, аларның гаиләләренә матди һәм рухи яктан ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Даими булышучы өч мәчетне аеруча билгеләп үтәсем килә. Бу катлаулы вакытта без элеккегә караганда да ныграк берләшергә тиеш», – диде җитәкче.
Авылның яшәешен мал-туар һәм кош-корт саны буенча да күзалларга мөмкин. Артуга таба бармый шул, елдан-ел кими. Әнә өч авылга сыерлар саны бары 70 кенә калган, сарык һәм кәҗәләр – 182, ат – 8әү. Мөгезле эре терлек саны кимесә дә, сессиядә көтүче проблемасы буенча сорау яңгырады. Хәер бу хакта соңрак.
Узган ел әлеге җирлек өчен уңышлы булды. Акъегет авылында республика программасы буенча өр-яңа ФАП төзелде, Юынчыныкына капиталь ремонт ясалды. Акъегеттә мәдәният йорты, китапханә һәм авыл җирлеген берләштерүче күп функцияле үзәк төзелеше башланды. Грант акчасына Акъегет һәм Бакырчыда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга салынган һәйкәл тирәсенә брусчатка җәелде. Юынчы авылы халкы да зарыгып яңа мәдәният йорты салынуны көтә. Бу сорау хисап сессиясендә ел да күтәрелә. Җирлек башлыгы сүзләренә караганда, смета-документлары әзер, чиратка куелган, сабыр гына көтәргә кала.
Үзсалым программасына килгәндә, Акъегет белән Юынчыда – 1000 сум, ә Бакырчыда 500 сум күләмендә җыела һәм әлеге суммага авыл халкы белән планлаштырылган эшләр башкарыла.
Кыскалыкта – осталык дигән девиз белән, Алена Хәйруллина озын нотык сөйләп халыкны ялыктырмады. Шулай ук, еллык эшенә хисап ясап, Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева сөйләде. Балалар белән булсынмы, яшьләр яки өлкәннәр катнашындамы, биредә һәр чара кызыклы, истә калырлык итеп оештырыла. Иң мөһиме, клуб бинасы буш тормый.
Хисап сессиясендә катнашкан Яшел Үзән муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров район һәм шәһәрнең социаль-икътисади үсеше белән таныштырды.
Һәм инде сессиянең икенче, журналистларның аеруча яраткан өлешенә – сораулар тыңлауга күчтек. Бакырчыдан Җәүдәт Сафиуллин ел да активлык күрсәтә. Бу юлы да бер кочак җыеп килгән иде ул аларны.
– Өч авылның да юллар торышын яхшы беләм. Юынчыдагы Коммунальная урамы кебек начар юл юк. Таш та җәеп карадылар, файдасыз.
– Бу урамда үзсалым программасы буенча таш җәелгән иде, еллар узу белән торышы начарланды. Быел монда өстәмә ваграк таш җәячәкбез.
– Ел саен бу сорауны күтәрәм, ник бер дә хәл итмисез: ташландык йортлар күп, алар тирә-юньгә куркыныч тудыра.
– Ни кызганыч, йорт хуҗалары – әби-бабайларыбыз бакыйлыкка күчә бара, ә милекчеләр өйне сата. Һәм без аның хуҗаларын таба алмыйбыз. Хатлар да юллап карыйбыз. Бу бик четерекле мәсьәлә.
Бу сорауга сессиядә катнашкан Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Гайрат Маликов ярдәм итәргә сүз бирде.
«Йорт өчен җаваплылык милекчеләр өстендә. Моны чишү юлының алгоритмнарын төзергә кирәк», – диде ул.
Җәүдәт Сафиуллинны көтүче табылмау мәсьәләсе дә нык борчый.
«Хәзер яз җитә, кабат шул проблема белән очрашабыз. Ник көтүче тапмыйсыз?» – дигән сорауга берничә җавап булды.
Җирлек башлыгы элеккеге көтүчеләрнең өйләренә дә барып сөйләшкән. Хәтта күрше Чувашия республикасы авылларына да чыгып эзләгән, тик ризалашмаганнар. Сәбәбе гади, терлек саны кими, аз акчага берәүнең дә эшлисе килми. Әйе, бу проблема бер Акъегет җирлегенә генә карамый, күп авылларда көтүче юк. Бу яктан бәчеклеләр генә бәхетле дип беләм. Баксаң, бакырчылылар бу мәсьәләне хәл итүнең җаен моннан ике-өч ел элек үк тапкан: мал-туар асраучылар җыелып «электропастух» алган. Юынчы халкы да бу җайланманы үз иткән, чөнки көтүче юк дип зар елаудан файда юк.
«Өч сыер асрыйбыз, 24 меңгә сатып алган идек, ничә ай өчен ул безнең 60 мең тирәсе акчаны янга калдырды», – дип фикерен белдерде Әсхәт Садыйков.
– Бакырчыда Советская урамында республика программасы буенча яктырткычлар урнаштырдылар. 300-450 метр аралыкта ике генә баганада ут яна. Бу юлдан мәктәпкә балалар да йөри. Өстәп булмыймы икән? – дип борчыла Рәмзия Габдрахманова.
– Без республика программасы буенча электр чыбыгы һәм яктырткычлар гына урнаштыра алабыз. Ә баганалар утырту проблема һәм бу урамда нәкъ менә өстәмә багана утыртырга кирәк. Электр челтәре компаниясе белән бу мәсьәләне чишәсе иде.
– Бүгенге көндә өлкән яшьтәге әби-бабайлар куркуда. Үлгәч ник яралар икән дип котлары оча. Җинаять очрагы булмаса, моргка алып бармыйча гына җирләргә ник рөхсәт бирмиләр? – дип бик урынлы сорауны Акъегет авылы имам-хатыйбы Фиргат хәзрәт Биктаһиров җиткерде.
– Бу проблема белән яхшы таныш. Тик бездән генә торса икән. Моны республикага чыгып, диния нәзарәтендә күтәрергә кирәк. Бәлки алар министрлыкларга чыгарлар. Үземнән шуны гына өстәп әйтә алам: өлкән яшьтәге туганнарыгызны хастаханәләргә йөртегез, диспансеризация узарга килегез. Шәхси картасында табигый үлем белән китүен раслаучы дәлилләр күбрәк булса, ярдырмый калырга мөмкиннәр, – дип аңлатты Норлат участок хастаханәсе баш табибы Илсөяр Таһирова.
– Акъегет авылында төзелүче яңа мәдәният йорты территориясендәге балалар мәйданчыгын кибет янына күчереп булмыймы?
– Демонтаж ясап, башка җиргә күчерәчәкбез, тик сез теләгән урында электр чыбыгы узу сәбәпле, урнаштыра алмыйбыз һәм мәйданы да туры килми, кечерәк.
Кеше яшәмәгән йортлар янында баганаларда ут яну, иганәче ярдәме белән төзелгән спорт мәйданчыгына ремонт таләп ителү, Укша елгасын чистарту буенча да сораулар яңгырады. Кыскасы, халыкның активлыгы сөендерә. Һәм җирлек җитәкчесенең һәр сорауга төгәл җавап бирүе дә проблеманы белүе, чишү юлларын эзләве турында сөйли. Әлеге сессиядәге кебек күңелне тырнап йөргән мәсьәләләрне уртага салып хәл иткәч, икеләтә яхшы.
Район җитәкчелеге дә аларны чишәргә ярдәм итәр дип ышаныйк. Чөнки кешене иртәгәсе көнгә бары өмет һәм ышаныч яшәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев