Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Өйдә дә, күңелдә дә җылы!

Әйшә авыл җирлегенең Успенка бистәсенең яңа урамнарында яшәүчеләр моңа кадәр өйләрен электр энергиясе белән, кайберәүләр утын ягып җылыткан.

Шуңа да йортларына газ керүне алар шатланып көтеп алган.

Узган атнада Успенка бистәсендә 100 йорт хуҗалыгын газлаштыру өчен газүткәргеч файдалануга тапшырылды. Бәхетлеләрнең сөенечен уртаклашырга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.


Истәлекле көн. Әйшә җирлегендә 100 йортка газ тоташтырылды. Газлаштыру программасы Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле. «Газпром» оешмасы җитәкчелегенә дә рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде Президент.


Исегезгә төшерәбез, газлаштыру программасы ярдәме белән зәңгәр ягулык кешеләрнең капка төбенә кадәр бушлай килә. Успенка бистәсендә газ килгән урамда иң беренче булып йортны Дьяковлар гаиләсе салып чыга. Авыл халкы исеменнән алар Президентка рәхмәт сүзләрен җиткерде.


Безнең урамнарда яшь гаиләләр күп. Барыбызда да – кечкенә балалар. Шуңа да безнең урамга да бәйрәм килде дип, шатланабыз. Нинди генә һава торышы булса да, хәзер өйләребез җылы булачак, диде Оксана Дьякова.


Әлеге тантаналы чарада «Газпром» оешмасының Департамент җитәкчесе Владимир Марков та катнашты:
– Безне Татарстан Республикасы белән күптәнге дуслык һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек бәйли. Якындагы өч елда «Газпром» төбәкнең газ челтәр ләрен киңәйтүгә 3,5 млрд сум инвес тиция кертә, бу субъект хакимиятләре алдында торган социаль-икътисади бурычларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Ышанам ки, хезмәттәшлек халык файдасына гына барачак», дип билгеләп үтте ул.


Яшел Үзәндә яшәүче Әскәровлар гаиләсенең киләчәктә күл буенда, табигать кочагында яшисе килә. Яшьләр әлеге хыялларын чынга ашыру өчен биредә җир сатып алган, ике катлы йортлары тиздән төзелеп бетәчәк, өйләренә шулай ук газ кергән. Мондый мөмкинлек өчен алар да җитәкчеләргә рәхмәтләрен әйтте.


Успенканың Тыныч урамында яшәүче Салават абый Кәлимуллин исә бирегә ике ел элек Түбән Камадан күченеп кайткан. Бертуганы Шамил абый да монда яши. Ике катлы йорт сатып алганнар һәм электр энергиясе белән җылытырга туры килгән.


– Йортым бик зур. Газ кергәнгә ышанып та булмый әле. Электр белән җылыту 14-18 мең сумга төшә иде. Шул пенсиябез әйбәт булу гына ярдәм итте. Хәзер өйләребездә дә, күңелләребездә дә җылы, Аллаһка шөкер, рәхәткә чыктык,ди ул.


Менә шулай, райондашларыбыз хәзер кышны куркып түгел, ә шатланып каршы ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев