Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Өй салуның ние бар – мүклисе дә, чутлыйсы!

Райондашыбыз шырпылардан өй макеты ясый

Авыл кешесенә тыйнаклык хас нәрсә инде ул. Күпме кеше менә шушы сыйфатлары артында үзләренең сәләтләрен яшереп кала. Бүгенге язмабыз героеның да шундый осталыгы бар икәнен белми идек.


Татар Танае авылында яшәүче Наил Хуҗин шыр­пылар ярдәмендә йорт макеты ясый. Мин өйләренә кергәндә ул үз почмагында яраткан эше белән шөгыльләнә иде. Нинди генә эш кораллары юк аның өстәлендә. Ә шырпыларның әллә нинди төрләрен күреп исем китте.
«Өй салуның ние бар – мүклисе дә, чутлыйсы» дигән әйтем искә килеп төште. Баксаң, Наил абый бер ай эчендә дүртенче йортын төзеп ята икән инде. Аның «алтын куллы» кеше булуын сөйләп торасы да юк, авылда аның кулы тимәгән бер генә төзелеш тә юк. Йорт, мунча салу дисеңме, санап китсәң бик күп.

Мин инде күршемдә генә яшәүче Наил абыйның бу сәләтен күреп, таң калдым, кызыксынуым шул кадәр көчле иде ки, бер-бер артлы сорауларымны биргәнемне үзем дә сизмәдем. Ә ул эшеннән аерылмый гына сөйләвен дәвам итте.

–Бу эшкә ничек алындыммы? Менә интернеттан күрдем дә, кызыгып куйдым. Шуннан, тукта әле, нишләп карап кына утырам, үзем дә осталыгымны сынап карыйм әле дип, юри генә керешкән идем, аерылып булмый. Инде менә дүртенчесе төзелеп бетә, үзем дә гаҗәпләнеп куйдым, – дип сөйли «алтын куллы» Наил Хуҗин.


Молодец та инде үзе, кеше ясаганны карап кына калмыйча, үзе дә эшкә алына. Төрле кирәк-яракларга заказ бирә. Иң мөһиме – тик утырмас­ка! Наил абыйның тагын бер шөгыле бар әле, ул пазллар җыеп картиналар ясый. Кайсысына гына алынма, барысы да сабырлык, үҗәтлек кебек сыйфатлар таләп итә һәм башның да, кулның да шәп итеп эшләвен сорый. Аннан вакытың файдалы да, кызыклы да уза.

– Яңа ел алдыннан балаларның бер кочак шырпы, төрле туңдырма таяклары алып кайтуларына аптырап калдым, – ди Наил абыйның хәләл җефете Фәния ханым.Нишлисез болар белән, дип тә сорадым әле. Дәү әтигә диләр. Наилнең бу эшләр белән кызыксынуын белмәдем дә. Ярар инде, кыш көне әллә ни эш юк, җаны теләгән шөгыльдән ләззәт ала икән, без шат кына.

Авылдашым шырпыдан өй макетларын сораган кешеләргә дә ясап бирергә каршы түгел, тик төзелеш-материалларын гына табасы авыррак икән.

Әлеге бигүк җиңел булмаган, шул ук вакытта кызыклы мавыгуында Наил абыйга зур уңышлар телибез, иҗат чишмәсе беркайчан да саекмыйча, киресенчә, яңадан-яңа эшләргә рухландырып, тирә-юньдәгеләрне куандырып торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X