Өч авыл җирлегенә яңа автомобиль
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар конкурсында җиңүчеләргә 100 яңа автомобиль ачкычын тапшырды.
6 ноябрьдә, Татарстан Конститу циясе көнендә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР муници паль берәмлекләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Алар район ихтыяҗлары өчен яңа автомобиль ләргә лаек булды – 93 «внедорожник», ә шәһәр округларына җиде микроавтобус ачкычлары тапшырылды. Яшел Үзән районының өч авыл җирлеге – Зөя, Олы Шырдан һәм Бишнә авыл җирлеге башлыклары өр-яңа машинага ия булды.
Без инде күп еллар муниципаль җирлекләргә ярдәм итәбез. Соңгы елларда 2,5 меңнән артык автомобиль ачкычлары тапшырылды. Минемчә, муниципалитетларда эшләүчеләр – безнең таяныч. Алар хакимият һәм халык арасындагы чикне бәйләүче һәм иң мөһим бурычларны хәл итәләр, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ачкычларны тапшыру тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев һәм район башлыгы урынбасары Николай Бызин катнашты.
Яңа машинага ия булган Олы Шырдан авыл җирлеге башлыгы Рәис Кәримовны «Каюм Насыйри туган җирне торгызу» фонды киңәшмәсендә дә котладылар.
«Әнә килә автомобиль,
Утырган безнең Рәис.
Ике авыл арасын
Әйләнәчәк иртә-кич!
Әйләнми ни! Авыл башлыгы Рәис Ринатович яңа автомобильле булды бит. Шәхсән мин үзем башлыкның шундый хәерче өтек машинада йөрүе нә бик кимсенә идем. Авыл белән танышырга төрле районнан авыл башлыклары «ях!» итеп торган автомобильләрдә килгәч, безнең авыл машинасын күреп, ачыктан-ачык көлемсериләр иде. Ниһаять, яңа машиналы булды. Юлларда хәвеф-хатәрсез йөрергә язсын, Рәис Ринатович!» – дип яза Кече Шырдан китапханәчесе Гүзәл Минһаҗева «Туган авылым – Кече Шырдан» төркемендә.
Яңа машинада җирлек башлык лары ның исән-имин йөреп, халыкка армый-талмый хезмәт итүләрен теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев