Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Новочувашск бистәсендә халык өчен комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды

Яңа пунктта кирәкле товарларны сату оештырылачак.

Хезмәт күрсәтү пунктында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов һәм Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Николай Бызин булды.

- Объект сыйфатлы һәм ышанычлы эшләнгән. Аеруча өлкән буын кешеләренә уңайлыклар тудыру өчен мондый пунктлар барлыкка килү бик шәп, - дип билгеләп үтте мәртәбәле кунаклар.

Комплекслы хезмәт күрсәтү пункты «Гринстрой» ПСК ҖЧҖ тарафыннан башкарылды, гомуми бәясе 3,76 млн.сум.

Объект Татарстан Кулланучылар берлеге ярдәмендә «Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү һәм аларны авыл торак пунктларында җиһазлау блок-модульле пунктларын төзү» республика программасы буенча төзелгән.

2023-2024 елларда районның авыл торак пунктларында блок-модульле пунктлар төзелешен дәвам итү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев