Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлатта Өлкәннәр көнен билгеләделәр

Өлкәннәр көненең быел да көзнең иң матур, җылы чагына туры килүе үзе үк бәйрәмгә тиң иде.

Салкын кышларга кергәндә күңелләрне күтәреп, яхшы кәеф бүләк иткән өчен Иделарьягы мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсе килә. Инде елдан артык, мәдәният йортына ремонт кирәклектән, һава торышының нинди булуына карамастан, җил-яңгырмы, кар-буранмы рәхәтләнеп җыр-моңнарын бүләк итәләр, тавыш бетә, диеп тә, тормыйлар, өздерәләр генә. Халык, артистларың бер кырыйда торсын, диеп, алкышлый. Авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров өлкәннәргә хөрмәтен тәбрикләү сүзләре аша җиткереп, җылы теләкләрен теләде. 

Мәктәп укучыларының чыгышлары да бәйрәмгә нур өстәде. Өлкәннәр көнен менә шулай матур җырлар тыңлап билгеләп үтте, әле картаерга ашыкмаган, яшьлекләрендә кала белгән авылдашларым!

Розалия Ибраһимова, Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев