Норлатта авыл җирлегенең җыелышы узды
#әйтәмәле
Ни кызганыч, үзем бара алмадым, яшем дә бар инде, 95не уздым. Эх, яшь чагым булса, барып үз сүземне әйтеп кайтыр идем, монда ник берсе торып, җирлек башлыгына рәхмәт әйтсен!
Авыл советында мин белгәне генә алты җитәкче эшләде. Илдус Мансурович эшен аерып әйтер идем.
Кая кое, кая күпер, ул юллар дисеңме?! Совхоз башыннан подстанциягә кадәр асфальт юл һәм җәяүлеләр өчен тротуар салынды, базар территориясе рәтләнде. Ул авыру кешеләрне дә бервакытта да онытмый. Өлкән яшьтәгеләрне туган көннәре белән котлый. Ветераннар советы белән актив эшчәнлек алып баралар. Менә шушындый булдыклы җитәкче эшләвенә чын күңелемнән сөенәм. Әле эшлиселәре дә байтактыр, барысы да уң булсын, исән-сау халыкка хезмәт итсен. Бездән теләк шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев