Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлатның «Мөслимә» мәчетенә дин тотучы авылдашлар атна саен пәнҗешәмбе көнне, 17.30 сәгатьтә гомуми гыйбадәт кылуга җыела

Биредә алар фронтка озату өчен җылы әйберләр, матди чаралар алып килә.

Мондый гыйбадәт кылуда 40ка якын кеше катнаша. Биредә өлкәннәрнең – Илгиз Хәйруллин, Кәбир Бикмуллинның зирәк вәгазьләре яңгырый. Соңнан халык белән фикер алышалар.

Бүген бөтен догалар фашизмны җиңү, фронтта булган якташларыбызның сәламәтлеге хакына кылына. Мондый очрашулар якташларны берләштерә, күңелләрен чистарта.

Солдатның әнисе Зыятдинова Әлфия җитәкчелегендәге солдат аналары һәм хатыннары Советы шушы мәчеттә үз эшен башлап җибәргән.

Доганың көче зур, ә бергәләп кылганда тагын да күбрәк. Норлатлыларның догаларын Аллаһы Тәгалә ишетсен! Планетабызда һәм һәр йортта тынычлык булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев