Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат волонтерларына - афәрин

Явып та карады инде бу кар!!! Аны көрәү һәм түгү яшь, көчле ирләргә дә җиңел түгел, ә ялгыз, авыру, өлкән яшьтәге авылдашларга нишләргә?!

- Борчылмагыз, безнең игелекле волонтерларыбыз - Норлат урта мәктәбенең яшь укытучылары һәм аларның искиткеч укучылары ярдәмгә киләчәк! – ди Роза ханым Ягудина. - Менә бүген дә мәктәпнең волейбол командалары тренеры Гадел Әфләтунов һәм укытучы Дауыт Зыятдинов үз тәрбияләнүчеләре - ир-атлар волейбол командасы уенчылары белән ялгыз яшәүче Илсөяр ханым Бикмуллинаның өй түбәсеннән кар төшерергә һәм йорт тирәсендәге карны чистартуда булыштылар. Ул бу елны мәктәпне тәмамлаучы бу егетләргә зур рәхмәт белдерде һәм аларга нык сәламәтлек, имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләде.



Волонтерларга риясыз ярдәмегез өчен зур рәхмәт! Бу укытучылар фән белемен генә биреп калмыйча, үзләре өлкән буынга хөрмәт, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек үрнәген күрсәтә, аларны ихлас күңелдән игелекле гамәлләр кылырга өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев