Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары РФ атказанган волонтеры Олег Ярмөхәммәтов белән очрашты

Ул МХО зонасына сугышчылар өчен машинасында 20 тапкыр гуманитар йөк илткән.

Бу юлы Олег атакай мәктәп музеена фронт экспонатларын алып килде. Укучыларга ул фронтка волонтерлык ярдәменең мөһимлеге, сугышчылар янына барудан үзенең тәэсирләре, сугышның алгы сафларыннан алып кайткан экспонатлары турында сөйләде.
Олег Ярмөхәммәтов элек разведчик булган, сугышта яраланган, батырларча волонтерлык эшчәнлеге өчен ике медаль белән бүләкләнгән.
Укучылар кадерле кунакны бик кызыксынып тыңлады, күп сораулар яудырды, акыллы киңәшләр алды. Олег атакайны исә Туган як музее һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга багышланган Батырлык галереясе таң калдырды.
Очрашу ике якта да онытылмаслык тәэсирләр калдырды.  

Роза Ягудина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев