Норлат урта мәктәбендә 5 а сыныфында «Дәү әнием, алтыным» исемле гаилә бәйрәме узган
Балалар Дәү әниләренә үзләренең төрле сәләтләрен күрсәтеп, концерт куйган, проект эшләре белән таныштырган, конкурслар үткәргән.
Бәйрәм Дәү әниләр пешереп килгән тәмле ризыклар белән чәй эчеп тәмамлаган.
Бу чара 28 октябрьдә үткәрелә торган Әбиләр һәм бабайлар көненә багышланган.
-Гаиләләребез нык, балаларыбыз мәрхәмәтле һәм инсафлы булсыннар! Буыннар җебе өзелмәсен иде, - ди сыйныф җитәкчесе - Светлана Абзалова һәм мәктәп музее җитәкчесе Роза Ягудина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев