Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат укучысы республика бәйгесе җиңүчесе

Норлат урта мәктәбенең IXа сыйныфы укучысы Гүзәл Сафина "Кулланучылар хокукларын яклау" республика олимпиадасында катнашып, "Кулланучылар белемнәрен алуда активлык һәм максатчанлык өчен" номинациясендә җиңүче булды.

Олимпиада 3 этаптан тора. Беренче этап - тест үткәрү, анда 2855 катнашучы катнашкан. Икенче этапка нибары 326 кеше үтеп, аларга Кулланучылар хокукларын яклау буенча тәкъдим ителгән темаларга эссе язган. Монда Гүзәл тирән хокукый белемен күрсәтә һәм олимпиаданың өченче этабына чыга, ә анда барлыгы 30 катнашучы гына үтә ала. Бу этапта кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге ситуацион сорауларга җавап бирергә кирәк була. Якташыбыз барлык биремнәрне дә лаеклы үти һәм югары нәтиҗәләргә ирешә.

Гүзәлгә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, шулай ук кыйммәтле бүләк тапшырыла.

Педагогы Светлана Абзалова шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хаты, ТРда кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен кыйммәтле бүләк бирелә.

Гүзәлне һәм аның педагогын чын күңелдән югары нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, киләчәктә уңышлар, иминлек, яңа җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев