Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат спорт комплексында Әниләр көненә багышланган искиткеч җылы, якты, онытылмас бәйрәм узды

Күңелләрне җылытучы бәйрәм

Бу көннәрдә күңелләребез ап-ак булып яуган кардан гына түгел, ә иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе булган Әниләр көненнән дә яктыр­ды. Район һәм шәһәрдә йөрәкләрне эретерлек җылы очрашулар, чаралар, концертлар гөрләде. Иң мөһиме –­ кадерлеләребезгә булган яратуыбызны, хөрмәтебезне күрсәттек.

Норлат спорт комплексында Әниләр көненә багышланган искиткеч җылы, якты, онытылмас бәйрәм узды. Аның инициаторы һәм оештыручысы – тәрбиягә бала алган гаиләләр советы җитәкчесе Рәисә Миңуллина.

 – Бу чара районыбызның Норлат зонасындагы тәрбия­гә бала алган гаиләләрне, ветераннар советын, солдат аналары һәм хатыннары советын, «Халык фронты» волонтерларын берләштерде. Мин эшләгән проект та юкка гына «Нам по пути» дип аталмый бит. Бәйрәмдә искиткеч Казан артистлары, Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров, «Саф йөрәкләр» хәйрия фонды вәкилләре, Норлат балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин, Норлат авылы ветераннар советы рәисе Роза Ягудина катнашты, – дип уртаклаша Рәисә ханым. – Бәйрәм концерты, сыйлы өстәл, балаларга бүләкләр, яхшы дусларга рәхмәт сүзләре дә – барысы да булды. Барлык катнашучылар да кичәдән яхшы кәеф, уңай эмоцияләр, яңа игелекле эшләр өчен энергия чыганагы алгандыр дип ышанып калам. Чөнки без чын күңелдән Аналарга лаеклы булырлык чара оештырырга тырыштык.

Киләчәктә дә шулай бердәм булып, шатлык-борчуларны бергә уртаклашырга, аралашып яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев