Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат мәктәбендә «Татар кызы - 2023» бәйгесе үткәрелде

Бу бәйгедә һәр сыйныфтан бер кыз катнашты.

Бу бәйгедә һәр сыйныфтан бер кыз катнашты. Кызлар һәр биремгә иҗади якын килеп, үзләренең татар халык ашларын, ризыкларын, костюмнарын тәкъдим итте. Әдәби әсәрләрдән чыгышлар күрсәтте.
Интеллектуаль турда белемнәрен сынадылар. Кызларны яклап, сыйныфташлары сәламләде.

Чара бик җылы һәм эмоциональ узды.Катнашучы кызлар һәрберсе номинацияләрдә җиңүче булды.

Ә "Татар кызы - 2023" исеменә 5-6 нчы сыйныфларда - Закирова Нәфисә;
7-8нче сыйныфларда - Мөәминова Алинә;
9-10нчы сыйныфларда Сафина Гүзәл лаек булды.


Әлеге матур чарада катнашкан һәр кызга "афәрин" диябез һәм ихлас котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев