Норлат мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Зур гаилә бәйрәме» дип исемләнгән гаилә фестивале булып узды
Бу фестивальдә 12 гаилә катнашты.
- Әлеге чара быел икенче тапкыр уза. Ел саен зурая, киңәя, гаилә парлары саны арта бара.
Бәйрәм башында гаиләләр үзләре белән таныштырып үттеләр, ягъни визит карточкасы белән чыгыш ясадылар. Бу конкурсантларның нинди гаилә кыйммәтләрен саклавын күрсәтте, тормышта иң мөһиме мәхәббәт, кайгырту, хөрмәт, үзара аңлашу, яхшылык булуы исбатланды.Гаиләләр үзләренең иҗади сәләтләрен дә күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, хореография композицияләре белән чыгыш ясадылар. Безнең Мулла Иле данын өч балалы Шәрифуллиннар гаиләсе яклады. Ландыш телеңне йотарлык итеп гөбәдия пешереп килгән иде. Ул үзенең аш-суга никадәрле оста булганлыгын күрсәтте. Иҗади чыгышта улы белән кызы бик шәп итеп патриотик бию башкардылар. Гомумән алганда авылда Шәрифуллиннар гаиләсе тырыш, уңган, тату гаилә булып санала."Идел аръягы" үзәкләштерелгән клуб системасы җитәкчесе Рамил Ринат улы Гобәйдуллин һәр гаиләгә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, иҗади хезмәттәшлек һәм актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт белдерде. Мондый чаралар беркайчан да көнүзәк булуын югалтмаячак, алар гаиләне берләштерә, мәхәббәт һәм үзара аңлашып яшәүнең өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә никадәр мөһим булуын күрсәтә, – дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев