Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат мәдәният йортында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе узды

Бирегә Норлат зонасының барлык авыл җирлекләреннән Әфган сугышы ветераннары чакырылган иде.

Хәтер кичәсендә әлеге сугышның 16 ветераны, Норлатның волонтерлар төркеме, ветераннар Советы һәм солдат аналары һәм хатыннары Советы әгъзалары катнашты. Сәламләү сүзе белән Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров, Мулла Иле авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев, Норлат авылы ветераннар Советы рәисе Роза Ягудина, солдат әниләре һәм хатыннары Советы рәисе Әлфия Зыятдинова чыгыш ясады.

Норлат мәдәният йортының иҗат коллективы эчтәлекле, күңелгә үтеп керерлек программа, бәйрәм кунаклары өчен бай бәйрәм өстәле әзерләде. Концерт программасында "Ручеек" балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге укучылары, Норлат урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, үзешчән сәнгать артистлары һәм "Нур" халык театры артистлары катнашты. Хәтер кичәсеннән соң якташ ветераннар чәй өстәле артына җыелды, истәлекләре белән уртаклашты, сугышчан дусларына чын күңелдән теләкләрен җиткерде.

Очрашу ахырында барысы да обелискка чәчәкләр салу өчен Җиңү паркына юл тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев