Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләре Юынчы авылында концерт оештырган
2025 – юбилейларга бай ел. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Аны лаеклы дәрәҗәдә уздыру мөһим. Күпләр бу эшкә инде ел башыннан ук алынды.
– Без беренчеләрдән булып үзебезнең Юынчы авылы мәдәният йортына Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган стенд ясап элдек, ә менә Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасына старт бирде. Беренче тукталыш, әлбәттә инде, үзебездә, Юынчы авылында. Искиткеч концерт күрсәтеп, халыкны азга гына булса да мәшәкатьләрдән арындырып торганнары өчен, коллегаларыма авыл халкы һәм шәхсән үз исемемнән зур рәхмәтләремне җиткерәм. Егетләр-кызлар, сезгә зурдан-зур унышлар, исәнлек-саулык, иҗат чишмәләрегез беркайчан да саекмасын, – дип матур теләкләрен җиткерде Юынчы мәдәният йорты мөдире Әсхәт Садыйков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев