Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернат-йортына традицион визит кылды
Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре, тәрбиягә алган гаиләләрдән балалар, Норлат урта мәктәбе укучылары Өлкәннәр көненә багышланган чара үткәрделәр.
Балалар җан җылысын салган иҗади номерлар беркемне дә битараф калдырмады. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорттагылар һәр чыгышны яратып кабул итте.
Чара бер сулышта үтте, җылы, дустанә атмосфера ике буынны берләштерде. Интернат-йортта яшәүчеләр яшь буыннан игътибар һәм кайгырту тоя алды, ә балалар үз миссияләренең җаваплылыгын һәм мөһимлеген аңлады, өлкән кешеләр булуның нәрсә икәнлегенә төшенде. Әбиләр һәм бабайлар өчен күңелле сюрприз балалар әзерләгән бүләкләр һәм үз куллары белән ясаган открыткалар булды.
Могҗизалар тудыра белү өчен күп кирәкми. Игътибар – өлкән яшьтәге кешеләргә бик кирәкле нәрсә. Аларны кайгырту яшьләрне яхшылыкка, кызгануга, шәфкатьлелеккә өйрәтә.
– Мондый зур чараны үткәрүдә ярдәм иткән өчен «Добрый Дом» дусларыбызга һәм шулай ук Кайбыч районы хакимияте һәм интернат-йортның барлык дус-тату коллективына ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез! – дип сөйли Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәйсә Миңнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев