Норлат балалар йорты яшүсмерләре өчен чын ир-атлар бәйрәме хөрмәтенә искиткеч сәяхәт оештырганнар
Игелекле Тылсымчылар – Казан шәһәреннән дусларыбыз Максим һәм Александрны балалар шулай атый –тәрбияләнүчеләребзне һәрвакыт шатландыра.
Бу юлы алар малайларны ике микроавтобуста лазертаг уйнарга алып барды. Бу күңелле һәм бик мавыктыргыч уенда балалар бар көчләрен биреп катнашты. Инструкторлар аларны төрле тактик алымнарга өйрәтте, ике сәгать дәвамында егетләр мәйданчыкларда күңел ачты. Егетләребезне яхшы кәеф һәм шәп уен өчен мактадылар да хәтта.
«Федерация Лазерного Боя Республики Татарстан» региональ иҗтимагый оешмасына рәхмәтләребезне белдерәбез! Уеннан соң балаларыбыз тәмле ашлар белән сыйланды. Тәрбияләнүчеләребезнең күңелен күргән өчен барлык Игелекле Тылсымчыларга зур рәхмәт!
Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев