Норлат авылында олы йөрәкле, җылы кочаклы «Зур Әниләр» йорты бар
Әйе, һәр баланы карынында йөрткән һәм дөньяга тудырган әнисе була. Тик ниндидер сәбәпләр аркасында кайберләрнең янында «әни» диеп әйтерлек кешесе юк шул. Эх, булмаса иде дөньяда балалар йортына мохтаҗлык, үссә иде һәр сабый әтиле-әниле булып. Тик чынбарлык без теләгәнчә түгел.
Бүгенге көндә, язмышның кырыс сынавы каршында бергә-бер калган балаларны үзенә сыендырырлык әле дә ярый шундый йортлар бар, дип, шөкер итәрлек.
Безнең районның Норлат авылында да бар ул гаиләдә тәрбияләнү мөмкинлегеннән мәхрүм булганнарны җылы түбәсе астына сыйдырып үстерүче олы йөрәкле, изге күңелле «зур әниләр» йорты. Һәм бу атнада анда «Әниләр көне»нә багышланган бик матур бәйрәм чарасы узды.
Биредә тәрбияләнүче балаларның талантын, аларга әни җылысын бүләк итүче хезмәткәрләрнең олы йөрәклелеген, әлеге йортның яктылыгын, кунакчыллыгын һәм җылылыгын күрсәтерлек бик матур мөмкинлек булды ул.
Беркем дә игътибардан читтә калмады. Бәйрәм программасын эчтәлекле шигъри юлларга төреп, балалар йортының директор вазифаларын башкаручы, үзе дә егермедән артык баланы гаиләсенә сыендырып тәрбияләгән Рәисә Миңнуллина алып барды. Оештыручылар озак еллар эшләп, лаеклы ялда булучыларны да, махсус хәрби операция зонасына ару-талуны белми кирәк-яраклар әзерләп озатучы активистларны да, тәрбиягә бала алучыларны да, бүгенге көндә эшләүчеләрне дә халык каршына чакырып, зурладылар. Район башлыгы исеменнән котлауларны урынбасары Николай Бызин җиткерде һәм Рәхмәт хатларын, бүләкләр, искиткеч гөлләмәләр бүләк итте. Ун активист-волонтерга шифаханәгә юлламаны Норлат штабына даими ярдәм күрсәтүче ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов үзе тапшырды.
«Моның кебек рәхмәт һәм хөрмәтне күргән дә, ишеткән дә юк иде», – дип шәрехләде Роза Ягудина депутатның бүләген.
Ул көнне Норлат балалар йорты актлар залына җыелган хатын-кызлар «әни» статусына иң лаеклыларыдыр, мөгаен. Чөнки аларның чакырылган кунаклардан калганнары, үз балаларына гына түгел, биредә тәрбияләнүчеләргә дә, гаиләләренә тәрбиягә алганнарына да ана назы, ана җылысы өләшеп, йөрәкләрендә аларга да урын табучылар. Бу «зур ана»лар әлеге чарада үзләре дә лаеклы хөрмәт сүзләре ишетте.
– Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән һәрберегезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, – дип башлады сүзен опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге җитәкчесе Анжела Бычкова. – Сез шундый зур һәм кешелекле эш башкарасыз. Сезнең аша биредәге балалар әни җылысының һәм мәхәббәтенең нәрсә икәнен белә. Сездән алган шул хисләрне башкаларга да бирергә, яратырга сәләтле, миһербанлы кешеләр булып үсәләр. Биредә эшләүчеләргә һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә ихлас сокланам. Һәммәгезгә нык сәламәтлек, биргән җылыгызның үзегезгә әйләнеп кайтуын телим.
Шулай ук, җирлек башлыгы Илдус Саттаров, «Ярад» кибетләр челтәре хуҗасы, балалар йортына хәйрия ярдәме күрсәтүче Аббас Хыдыров, «Казан шәһәренең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның гаиләгә урнашуына ярдәм итү, гаиләләрне әзерләү һәм озатып йөрү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Светлана Богова барлык әниләрне бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен җиткерде.
Ә Рәисә ханым Миңнуллинаның: «Һәр бала гаиләсен тапсын иде!» – дигән теләгенә кушылмыйча калучылар булмагандыр.
Мәгълүмати белешмә
Тулы исеме – Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен «Норлат балалар йорты» дәүләт бюджет учреждениесе.
1942 елның 18 сентябрендә ТАССР Мәгариф наркомы тарафыннан Ленинградтан эвакуацияләнгән балалар өчен 74нче номерлы Норлат балалар йорты буларак оештырыла.
Балалар йортында 20 педагог: 1 педагог-оештыручы, 3 социаль педагог, 2 психолог, 3 хезмәт инструкторы, өстәмә белем бирү педагогы һәм 11 тәрбияче эшли. Балалар йорты 32 балага исәпләнгән. Фактта 34 бала – 16 малай, 18 кыз тәрбияләнә.
Норлат балалар йортының эш методик темасы: «Үзара багланышлы хезмәттәшлектә шәхси-ориентлашу нигезендә үз-үзен тормышка ашыруга сәләтле сәламәт һәм социаль-адаптацияләнгән бала тәрбияләү».
Бөтен система 3 гектар җирдә һәм йорт яны хуҗалыгында тәрбияләнүчеләрнең көченнән килгәнчә эшләвенә нигезләнә. Эш педагоглар һәм тәрбияләнүчеләр коллективының, оешма-берләшмәләрнең, клуб һәм түгәрәкләрнең бердәм эше, мәктәп укучыларының уку һәм укудан тыш эшчәнлеге, Мәгариф идарәсе, иганәчеләр һәм шефларның үзара хезмәттәшлеге, тәрбияләнүчеләрнең һөнәри юнәлешле хезмәте нигезендә планлаштырыла.
Балаларның иҗади эшләре Казан шәһәренең ВДНХ республика күргәзмә павильонында тәкъдим ителә, күп кенә иганәчеләр белән тыгыз элемтә урнаштырылган һәм ятим балаларның иҗади сәләтләрен үстерү буенча уртак эшчәнлек дәвам итә. Тәрбияләнүчеләр муниципаль, Республика балалар иҗаты конкурсларында катнаша һәм җиңә. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, физик хезмәт һәм тәрбияләнүченең үз-үзен иҗади үстерүе – тәрбия процессында төп нәрсәләр. «Виктория» футболчылары командасы мини-футбол буенча республика һәм төбәк ярышларында берничә тапкыр җиңүче булды һәм спортта уңышларга ирешүен дәвам итә.
Монда эшләүче олы йөрәкле Әниләр турында тулырак «Яшел Үзән» газетасының №47 (29 ноябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев