Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат авылы халкы Мәдинә һәм Наил Гыйззәтуллиннар гаиләсенә рәхмәтле

Алар үз көчләре белән Булат елгасы аша Гагарин урамына чыгу басмасын төзекләндергән. Аның хәзер такталары яңаларына алмаштырылган һәм буялган.

- Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2014 елда Гыйззәтуллин әлеге күпернең бөтен тимер өлешен алыштырды. Тирә-ягыбызга дөрес каравыгыз өчен рәхмәт, - диелгән Northern Star - Северная Звезда төркемендә һәм бик күп норлатлылар да рәхмәтләрен яудырган.
Менә аларның берсе.

Резидә Баһаветдинова:
- Гыйззәтуллиннарнын изге эшләре бик куп, молодцы, рәхмәт аларга. Аллаһыбызның иң изге теләкләре, сәламәт булсыннар, тигез яшәсеннэр. Алар бер купер белән генә чикләнмәгәннәр әле, авыл өчен, кадерле, хөрмәтле ветераннарыбызны ел саен кунак итеп бәйрәмнәр оештырып, күңелләрен күреп тора, бүләкләр бирә, бергэ эшләгән дуслар белән күрештерә. Бу Мәдинә ханымның бик матур күркәм эше, рәхмәт аңа бик зур. Аның туган авылында гомер итеп, шулай авылдашларына, авылына булышып торуы үзе бер матур изге эш. Наил – Мәдинә, сез булдырасыз, афәрин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев