Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат авылы "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 2020 елда да "Туган ягыбыз буйлар сәяхәт" дигән программасын дәвам итә

Узган елда без Кече Шырдан , Олы Ачасыр, Татар Исламы авылларында булып кайтсак, быел юлны Яшел Үзән районының Бузай авылына тоттык.

Бузай- искиткеч матур, җыйнак, тыныч авыл. Табигате дә үзенчәлекле.
Авыл старостасы Гыймадиев Илдар Хәйдәр улы безне бик теләп каршы алды, иң елек Рөстәм Мәһдиев төзеткән мәчетне күрсәтте, авылның тарихы белән таныштырды.

Мәчет намазын укыганнан соң без Госсовет депутаты Мистахов Р.И. ясаткан мемориал янына юнәлдек.
Бузайга килеп, аккошлы күлне күрмичә кайтып булмый инде. Илдар абый безне Бузай күленә кадәр озатып куйды, аның да тарихын сөйләде.
Аккошларны да күрергә насыйп булды.
Күл буена утырып, чәй эчеп алдык, истәлеккә фотога төштек.
Күңелләребез тынычланып, рзхәтләнеп китте.

Бузай авылы ветераны Җәләлиева Энҗе Хәнәфи кызы безне тәмле алмалар, грушалар белән сыйлады.
Туган ягыбыз нинди матур . Гомер уза , ә без бик күп нәрсәләрне белмибез, күрмибез. Бузай авылына сәяхәтебез хәтердә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев