Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров һәм авылның ветераннар советы рәисе Роза Ягудина Хәйруллиннар гаиләсен Алтын туйлары белән котлады

***

-Гомәр Зиннәт улы һәм Мөнирә Бари кызы 50 ел бергә гомер кичерә, ике искиткеч бала тәрбияләп үстерделәр. Улы Альберт Эчке эшләр министрлыгының подполковник исеменә лаек булды, дәүләт бүләкләре дә күп. Кызы Эльмира әнисенең эшен дәвам итте - балалар бакчасында тәрбиячесе. Мөнирә Хәйруллина 40 елга якын Норлат балалар йортында тәрбияче булып эшләде. Ул тәрбияләгән балалар бүген аларның өендә еш кунак була. Күптән түгел Мөнирә ханым үзенең 70 яшьлек юбилеен да билгеләп үтте. Кадерле якташларыбыз әле озак еллар тигезлектә, бер-берсенә терәк булып яшәсен, ныклы саулык телибез, - дип сөйли Роза Ягудина.

👏👏Шушы матур теләкләргә без дә кушылабыз. Озак еллар гөрләшеп яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев