Норлат артистлары халык театры исеменә тап төшерми
Норлат район булган вакыттан бирле мәдәният йортында уңышлы эшләп килгән Халык театры исеме кабат 2023 елда лаеклы статусын алды.
Дөрес, әле аңа кадәр дә, төрле елларда әлеге исемне алучы режиссерлар булды, әмма, мәдәният өлкәсендә бик еш кадрлар алышынып тору сәбәпле, бу исем югалып та торды.
Ниһаять, яшь, сәләтле белгеч, төп һөнәре педагог булса да, мәдәният буенча белемен күтәреп, Инзилә Галиуллина эшли башлады.
Танылган шагыйрь, Татарстанның һәм Башкортстанның халык язучысы Әнгам Атнабаевның «Ана хөкеме» пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасы аның өченче күләмле иҗат эше булды. Әйтергә кирәк, режиссер буларак, спектакльдә уйнарга кеше табу җиңелләрдән түгел. Чөнки, рольләр күп, барлыгы унике үзешчән артист катнаша. Вакыйга сугыш елларында, колхозның ат абзары янәшәсендә үк корылган, сугышта ирен, олы улын югалткан тол хатын Илбикәнең (Әлфия Биккузина) кечкенә генә йортында уза. Бер өстәл, мич янына куелган олы сандыктан башка әйбер юк. Шуңа да барысы да, атлар каравыллаучы Габделгата (Инзилә Галиуллина), җиде баласы белән тол калган хатын Мөнәвәрә (Алсу Садыйкова), Илбикәнең икенче улы Хамматның (Рамил Нуруллин) йөргән кызы Камәрия (Хөршидә Гайнуллина), Илбикәнең кызы Иркә (Гөлчәчәк Шакирова), аның кияве Галимҗан (Данияр Гарипов), шулай ук Илбикәнең өченче, солдатка китәргә җыенган улы Сәлимне дә (Данияр Гарипов) уйный. Миче булгач җылынырга, кайнап торган самовардан чәй эчәргә дә керүчеләр бетеп тормый. Кырдан атларны куалап кайтучы, ашлык чистартучы кызлар Сәмәрия (Гөлнара Мотыйгуллина), Кәүсәрия (Әлфирә Газизова), гармунчы малай (Гадел Газизов), Ленинград блокадасыннан әти-әнисен югалтып, исән-сау кайткан Одетта (Илфира Гарифуллина) уйнаган рольләре үзләренә туры килеп тора.
Режиссер буларак Инзиләнең эшен югары бәяләрлек. Артист буларак та, ир-ат роле Габделгатаны уйнап шаккатырды ул. Гөлфия Ибраһимованың оста салган гримыннан соң, җитмәсә пародия остасына тиң тавышын үзгәртеп сөйләүләре буенча күп тамашачылар танымады да аны. «Ничек үзгәрттең тавышыңны?» дигән сорауга: «Башымны аска иеп, тамак төбеннән чыгарырга тырыштым», –ди Инзилә. Габделгата гел сандык өстенә яртылаш ятып мылтыгын сөртеп, бүреләрдән котылып булмас, төзек торсын диеп, корал белән йөри. Әле аның герое бер аякка аксый да, сугыш галәмәте булгандыр инде. Алга китеп булса да әйтим, әле ул аяк атлавын артистларга Рәхмәт хаты тапшырганда да үзгәртмәде, йөреш онытылып китмәсен дип, кысып агач такта кисәге бәйләп куйган булган икән. Өйгә кайтып карасам, аякларым күгәргән, диеп көлә. «Сәнгать корбаннар сорый» диеп белмичә әйтмәгәннәрдер шул.
Илбикә ролен башкаручы Әлфия ханымны без инде сәхнәдә күреп, чын халык артисты, диеп йөртәбез. Сабыр булса да, аның Илбикәсе нык ханым, икенче улы Хамматның сугыштан качып кайтуын, идән астында кеше күрмәсен диеп, куркып ятуы белән килешә алмый, ана буларак баласын кызганса да, Ватан алдында оятлы буласы килми. Үзең бармасаң, үзем алып барам мин сине, әйдә киен, җыен диеп, Илбикә улына мылтык төзи, ялгыш атып җибәрә, улы үлә.
Хамматны уйнаучы Рамил Нуруллинның да актерлык сәләтен әле беренче күрдек һәм исләребез китеп карадык. Аның роле кырысрак, куркакларга хас ачулырак булса да, бик оста башкарды. Шулай ук, Галимҗанны һәм Сәлимне уйнаучы Данияр Гарипов та үзенең уңай рольләрен зур осталык белән, елмаерлык итеп уйнады. Авылыбызның сәләтле яшьләрен күреп, афәрин диеп, сокланып карадык.
Галимҗанның хатыны Иркәне уйнаучы җырчы кызыбыз Гөлчәчәк Шакированы яңа яктан ачтык бит әле. Бәби көтә торган яшь хатын образында. Сәхнәдә «авырын» сыйпап, килештереп йөрүләре, сигез ай ачуланышып торган Галимҗаны белән матур итеп сөйләшүләре, ачык дикциясе бик ошады.
Сугышта ире һәлак булып, җиде баласы белән тол калган Мөнәвәрәне китапханәче Алсу Садыйкова гади, табигый уйнады. Аның ире сугышка киткәнче йорт салырга диеп җыйган акчасын, балаларыннан өзеп фронтка, җиңү өчен җибәрергә теләп, Илбикәдән киңәш сорашуы, бер карарга килгәнче берничә тапкыр кереп-чыгып йөрүе дулкынландырып җибәрде. Солдатка китәргә җыенган Сәлимнең, татарча да белмәгән Одеттага күзтөшереп йөрүе, мин кайтканчы бездә генә торып торсын диеп, әнисеннән рөхсәт сорап, үзләренә алып килүе, спектакльгә үзгә бизәк булып тора. Яшьлек, мәхәббәт темасы да, егете хакына тел өйрәнергә тырышулары да Атнабайга хас юмор белән бирелә. Одетта Илфира Гарифуллина, Хамматның йөргән кызы Хөршидә Гайнуллина, Сәмәрияләрнең (Гөлнара Мотыйгуллина) гармунчы егет Гадел уйнаганга җырлап, биеп алулары, сугыш елларында да милләтебезнең җырдан-моңнан аерылмаганын, моңсыз яшәмәгәнен күрсәтә.
Спектакль бик уңышлы, көчле алкышларга лаек булды. Грим салучы Гөлфия Ибраһимовага, музыка бизәлешен тәэмин иткән Айнур Нурмиевка, авыл өен чынбарлык итеп күрсәткән, хәтта, идән асларына кадәр төзегән декорация осталарына һәм барлык үзешчән артистларга – афәрин!
Розалия Ибраһимова.
Норлат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев