«Нишләп без Норлатта тормыйбыз икән»
Һәр кешенең авыл тормышы белән бәйле булган истәлекләр вакыт узган саен ныграк искә төшә торгандыр ул.
Бүген язасы хатирәләрем дә беребезне дә читләтеп үтмәгән, һәрберебезнең башыннан узган.
70-80нче еллар... Бөтен авылларда машина белән түгел, җәяү дә йөри алмый торган сазлы юллар проблемасы иде. Кибет, авыл советы, дәваханә кебек көнкүреш өчен кирәкле учреждениеләр – бөтенесе Норлатта иде ул чакта.
Норлатка кадәр биш чакрымны җәяү йөрүчеләр күп булса да, авыл башына чыгып, жиңел машина түгел, Беларусь тракторы булса да ярар иде дип, Күгеш, Акъегет, Бакырчы, Юынчы ягыннан килүчеләрне көтеп вакыт уздыра идек. Сирәк кенә күренүче транспортны, бер сәгать көтеп тә килмәсә, жәяү тәпиләгән чаклар да булды. Күгәйдән чыгуга тау менәсе булу, җәяү барасы килмәүнең беренче сәбәбе иде. Кире кайту, нәкь менә баргандагы кебек, көтеп уза. Минем шул вакытны, нишләп без Норлатта тормыйбыз икән, дип сорау биргән чаклар күп булды...
1982 елны Норлат мәктәбенә 9нчы класска гариза язганда, ике ел ничек йөрербез икән, дигән сорау беребезнең дә башына килмәде. Шушы ике елда ниләр генә булмады...Транспорт көтү, укуга соңга калуларны язып тормыйм. Тик бер вакыйгага тукталып китәм: бик буранлы, күз күреме бөтенләй булмаган көнне, кайта алмый торганда, балалары өчен бик борчылган әниләр килеп, безгә юл күрсәтеп, сыйныфташым Розалия Ямалиеваны күтәреп кайтканнар иде. Аның урынында күпләрнең буласы килде ул көнне. Хәзер исемә төшереп, исем китә: нинди шофёр үз өстенә җаваплылык алып,15-20 кешене машина арбасына утырта алды икән?!
Гомер азагына кадәр онытасым юк, авылдашыбыз Дамир Мөхәммәтшин (ул вакытта сов хоз питомнигында эшләгән чагы), Равил Лотфуллин беркайчан да юлда калдырмады, яңгыр, кар яуганда да утыртып, авыл башына кадәр (чөнки урамга кереп булмый) алып кайта иделәр, Аллаһның рәхмәте яусын аларга! Норлатта урнашкан «Сельхозхимия», «Сельхозтехника»да ул елларны шактый авылдашлар йөреп эшләде. Ул юлда йөрүнең авырлыгын үз җилкәсендә татыган, Норлатта бер көн калмый ун чакрым йөреп эшләгән Рафига апа Заһидуллина, Роза апа Гыйрфанова, Сания апа Яруллина, Дания апа Кәримова, Фәнзия апа Сәгыева, Мөлсәмирә апа Шәңгәрәеваларга һәйкәл куярлык!
Норлатта белем алу минем күрәсе ләрнең чәчәге генә булган икән, җи мешләре Казанда укыганда башланды. Норлаттан соң тагын өч чакрым Албаба станциясенә кадәр бару, тагы да «проблематичныерак» икәнен соңрак аңладым. Бердән, авыл башыннан резин итекләреңне кире өйгә алып кайтыр өчен озатучы кирәк булса, поездга кадәр бару, аңа утыру икенче проблемага әйләнде.
(Язманы тулысынча газетабызның 83нче санында укый аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Нишлэп Албабада тормыйбыз икэн?дигэн уйлар тагын да кубрэк эйтелэ иде...
0
0