Ни өчен Норлат авылы халкы, үз мәнфагатьләрен генә кайгырта
Кемдер авылыбызның матурлыгы, яшеллеге өчен көрәшә, ә кемдер үз җаен гына карый.
#әйтәмәле
Норлат авылы урамнарында хуҗасыз йөргән кәҗәләр, яшеллек һәм матурлык өчен утырткан яшь агачларның яфракларын гына түгел, хәттә ботакларын да чәйнәп бетерде инде. Йә, бу күренешкә һәм бу хайваннарны чыгарып җибәргән хуҗаларына нәрсә дип әйтәсең?! Өйдә тотасылары килми икән, үзләре дә чыгып сакласыннар. Урамдагы, өй алдындагы чәчәкләр турында әйтмим дә, яшь агачларны да ашап баралар бит. Азрак кешенең хезмәтен хөрмәт итәргә кирәктер инде ул.
Аннан, ул кәҗәләр күрше авылдан килмәгән, хуҗаларын табу проблема түгелдер. Кисәтергә, инде аңламыйлар икән, штраф сугарга кирәк. Без дә заманында сарык асрадык. Иртә таңнан күршеләр белән җыелып тау башына ашарга алып чыга идек, көндез алып кайтып, кичен кабат сакларга бардык. Бер дә чыгарып кына җибәрмәдек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев