Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Нәкъ ике елдан

14 февральдә бөек татар мәгърифәтчесе, якташыбыз Каюм Насыйриның тууына 198 ел тулды.

Ул Россия тарихында үзенең киң кырлы иҗади эшчәнлеге белән танылган, үз халкын һәрьяклап агартуга багышлаган, мәгърифәтчелек хәрәкәтенең күренекле вәкилләреннән берсе. Тагын шунысы да бар, 2015 елдан Кече Шырдан авылы яңадан тугандай булды.

ХХ гасырда бетәргә йөз тоткан авылны, бүгенге көн – яңа шәһәрчә итеп торгызуда тиңе булмаган хезмәт куючы, меценат, инженер-төзүче Асия Гобәйдуллинаның тырышлыгы ХХI гасыр тарихында алтын хәрефләр белән язылып калачак. Нәкъ, ике елдан – Каюм Насыйриның 200 еллык юбилее якынлашкан көннәрдә, республика, район җитәкчелеге булышлыгы белән киң колачлы яңарту эшләре оештыру каралган.

Дөнья күләмендә танылу алган, иң зур йолдыз – Каюм Насыйриның олы юбилее барлык яшел үзәнлеләр өчен бәйрәм булса, җаваплылык та сорый.
2025-2026 елларда милләтебезнең ике зур йолдызына – Каюм Насыйрига (1825-1902) – 200 ел, ә Габдулла Тукайның (1886-1913) – 140 еллык юбилейларына түбәндәге проект-программалар: «Тукай бе­лән Каюм яшәгәндә – милләт яшәр, милләт яшәгәндә алар – мәңгелек» дигән шигарь белән, 2019 елдан әзерлек эшләрен башлап та җибәрдек инде.

«ВКонтакте» челтәрендә Каюм Насыйриның «Китаб-әт-тәрбия» китабыннан барлыгы 113 тәрбия дәресен 2025 елга кадәр һәр айның ике: туган һәм вафаты көнендә 14 һәм 20ләрендә биреп бару күздә тотыла.
 
Клара Филиппова,
Яшел Үзән районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев