Мәйданчыклары өлгерә, балалар гына булсын!
Районыбызның җиде – Олы Ачасыр, Акъегет, Мулла Иле, Норлат, Бишнә, Күгеш һәм Әйшә авыл җирлекләрендә дәүләт прог раммасы нигезендә балалар мәйданчыклары төзелә.
Әлеге программа бу эштә җирлекләрне финанс яктан 79 процент тәэмин итә, ә калган 21 процентны алар үзләре табарга, ягъни, спонсорлар ярдәмен җәлеп итәргә тиеш булып чыга. Кем ничек булдыра инде, барыбер бернигә карамый, җиренә җиткереп, башкарып чыгарга кирәк.
– Бездә мәйданчык мәктәп янында, өмә формасында, авыл халкы хезмәте белән төзелә, рәхмәт күгешлеләргә, – ди Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин. – Күп калмады инде, якын арада җиңәрбез дип торабыз. Тагын ике машина вак таш кирәк, анысы бүген-иртәгә булачак.
Ә җиһазларны, 16 төрле булачак дип ышандырдылар, подрядчик, шулай ук, шушы атнада куярга тиеш. Аннары, язга чәчәкләр утыртыласы түтәлләр өчен җир генә җәясе кала. Шул тирәдә, Аллаһ боерса, киләсе 2021 ел сметасына кертелгән, спорт мәйданчыгы да барлыкка киләчәк. Күп функцияле үзәк тә биредә, шулай итеп, авылда барлык хезмәт күрсәтү һәм күңел ачу учакларын бер урынга туплаган тулы бер комплекс барлыкка киләчәк. Барлык эшләрне уңышлы башкарып чыгарга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев