Мулла Илендә онытылмаслык чара узды
Кеше гомерендә кызыклы, күңелле, беркайчан да онытылмаслык вакыйгалар, чаралар бик күп була.
Бүгенге очрашуны мин нәкъ тә шулай онытылмаслык чара булды дияр идем.
Бүген безнең Мулла Иле авылы җирлеге Арча районыннан зур кунаклар кабул итте. «Тукай эзләре буйлап” дип аталган “Тукай күпере- дулык күпере” проекты кысаларында Арча белән Мулла Иле арасына дуслык күпере салынды. Бу проектның авторы Яшел Үзән муниципаль районы милли-мәдәни үзәге һәм Тукай фонды филиалы җитәкчесе Клара Мәрдан кызы Филиппова.
Кунаклар авылыбызның тарихи урыннарында, изге зиратыбызда, борынгы мәчетебездә булдылар. Тукай йөргән урам буйлап сәяхәт кылдылар. Авылыбыз тарихы белән Авыл җирлеге башлыгы Илдар Галимҗан улы Сәлахиев һәм авылдашыбыз Яшел Үзән муниципаль районының 16 нчы татар мәктәбе директоры Рөстәм Равил улы Сәйфетдинов таныштырып бардылар.
Әлбәттә мәдәният йортыбызга кермичә буламы соң инде. Йоласына туры китереп ипи тоз белән каршы алдык, фойеда оештырылган күргәзмәне тәкъдим иттек. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Алтын хәзинә” фольклор ансамбле катнашында “Аулак өй” күренешен күрсәттек.
Очрашуны тәмамлап, кунак ашы кара-каршы дигәндәй, сүзне Арчаларның үзләренә бирдек. Арчаларның талантлы икәнен күреп тә, ишетеп тә беләбез. Бүген яңадан бер кат шаһит булдык. Алып баручы Арча халык театры җитәкчесе Рамил Мөхетдинов үз эшенең остасы. Җырчылар Алия Ногманова, Диләрә Хәйдәрҗанова, Алмаз Хаҗиев чыгышларын халык яратып кабул итте. Ә “Арча егетләре” халык вокаль ансамбле егетләре вәт ичмасам җырлап та карадылар. Афәрин диясе генә килә.
“Бүгенге очрашу кичәсе үзара тәҗрибә алмашу, дуслык күперен ныгыту һәм күңелле ял итү чарасы булды. Дуслык күперебез киләчәктә тагы да нык, кунакка йөрешүләр дәвамлы булсын, һәм матур традициягә әйләнсен иде” – дип сүзен тәмамлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Илдар улы Әюпов. Август аенда без дә сезне үзебезгә кунакка чакырабыз дип тә өстәде.
Телебезне, күркәм йолаларыбызны саклау, үстерү эшчәнлегендә бай тәҗрибә туплау, милләттәшләребез белән аралашу, дуслык күперләрен ныгыту уңаеннан үткәрелгән мондый чарада катнашу мөмкинлеге бүләк итүчеләрнең, чараны оештыручыларның һәммәсенә дә чиксез рәхмәтлебез.
Бер күрешү - үзе бер гомер, дип
Җырлана бит әле җырда да.
Бу очрашу соңгы тапкыр булмас,
Насыйп булсын башка елда да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев