Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле сандугачы

(Ахыры. Башы 46, 47нче саннарда)

Төп эшләреннән тыш әти гел хуҗалык һәм җәмәгать эшләрендә кайнап яшәде. Үз бәхетен, бар юанычын Мулла Иле үзәннәрендә таптты.

Гомерлеккә яшәү көче биргән,
Илһам биргән җирем шул минем.
Без җәй саен болында гаилә белән чыклы иртәләрдә печән чаптык,
челләләрдә дистәләгән чүмәләләр өйдек.
Биредә мин ничә җәемне
Кибәннәргә куйдым яшереп.

Гомер буе хуҗалыкта сыерсарык тоттык, тавык-каз асрадык, урманнан җиләк-җимеш җыйдык. Ләкин натураль хуҗалык белән шөгыльләнү әтинең иҗади һәм педагогик хезмәтенә ярдәм генә итте шикелле. Ул һәрчак хөр күңелле, тәне табигать шифасы белән тулы иде. «Зыялы булу өчен табигать кочагында ял итү генә җитми, ә хезмәт итү дә зарур», – дип әйтә иде әти. Колхозлар яшәгән чорда, үзебезгә бүленеп бирелгән кишер, суган, чөгендер участокларын әти, (кешеләр әйткәнчә, директор башы белән) барлык кешеләр белән рәхәтләнеп эшкәртә иде. «Кеше белән бергә эшләүгә бернәрсә дә җитми, тигезлек җанны рәхәтләндерә», – дип әйтә торган иде ул. Ә үзе барлык кешеләрдән дә күбрәк һәм тырышыбрак эшли иде. Безне дә ул бик кечкенәдән хезмәткә өйрәтте. 4нче сыйныфны бетергән елда миңа чалгы ясап бирде. Ул елны без авылыбыздан шактый еракта урнашкан Хөррияттә (Совет елларында рөхсәтсез печән чабып була торган урында) бик күп кыяк чаптык.

Әти зур иҗтимагый эшчәнлек алып барды. Бик күп еллар авыл һәм район Советы депутаты булып сайланды. Район Советы депутаты буларак, авылларга асфальт юл салдыруга үзеннән зур өлеш кертте. Комсомол секретаре, агитаторлар коллективы җитәкчесе, пропагандист, Иптәшләр суды рәисе, «Белем җәмгыяте» лекторы, нәфис сүз остасы, үзешчән артист... Кемдер гомере буе шуларның берсе булып кына яши бит! Боларның барысын да ул чын күңелдән бирелеп эшләде. Бер үк вакытта кичке мәктәп эшләрен алып барды. Оста лектор, оратор буларак, инде университетта укыган еллардан ук бик күп урыннарда чыгышлар ясады. Аның кебек сөйләм куәсе көчле булган кешеләрне мин аз беләм. Сөйләгән вакытта ниндидер стилистик яки фактик хаталар җибәргәнен бөтенләй хәтерләмим мин. Аның дәресләре, вәгазьләре, чыгышлары, докладлары, ул эшләгән документлар – бары да үзенеке һәм бары да бик камил.

Гомрем булды бертоташтан сары агым,
Җиткән икән ничек кенә сабырларым.

Әти авылыбыз һәм ра­йоныбыз тарихын өйрәнүдә зур хезмәт куйды. 1990 елда авылның 750 еллык юбилее республика күләмендә нәкъ менә аның тырышлыгы нәтиҗәсендә зурлап билгеләп үтелде. Әти анда авыл тарихына багышланган зур доклад белән чыкты. Мәктәптә республика музейлары көнләшерлек «Авыл тарихы» музеен оештырды.

Руссия мөфтиләр шурасы берничә ел рәттән мәүлид ае уңае белән «Мөхәммәт Мос­тафа сәллаллаһу галәйһи вә сәллам – һәр ике дөньяга рәхмәт йөзеннән җибәрелгән Пәйгамбәребез» дигән темага карата татар һәм рус телләрендә иҗат ителгән иң яхшы шигъри әсәрләргә бәйгеләр үткәреп килде. Әти дә, соңгыларында...

Дәвамын газетабызның 8 декабрь саныннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев