Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йортында «Террорчылык, яннан узып кит» дигән мәгълүмат сәгате узды

Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә.

- Бу уңайдан мәдәният йортына йөрүчеләр белән "Террорчылык, яннан узып кит" дигән мәгълүмат сәгате үткәрдек. Чара барышында катнашучылар террорчылыкның нәрсә икәнен, аның төрләрен, максатлары нинди икәнен белделәр. Террорчылык тарихына күз салдык. Соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә төшерделәр. Терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, җәмәгать урыннарында уяу, игътибарлы булырга һәм террорчылыкка каршы көрәштә бердәм булырга кирәклеге турында сөйләштек, – дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев