Мулла Иле мәдәният йортында «Күңелегез сезнең гел яшь» дип аталган бәйрәм чарасы узды
Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Өлкәннәр көне – олы буын кешеләренә тирән хөрмәт белдерү һәм намуслы хезмәтләре өчен җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен мөмкинлек бирә торган бәйрәм.
– Без мәдәният йортыбызда авыл җирлеге һәм китапханә белән берлектә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм оештырдык, "Күңелегез сезнең гел яшь" дип исемләнгән зур концерт куйдык.
Авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев бәйрәмгә килгән кунакларны кайнар сәламләде.
Концерт беткәч бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Өлкәннәр бер-берләре белән озак күрешми торганлыктан үзара сөйләшеп туя алмадылар. Алар рәхәтләнеп, күңелле ял итеп, авыл җирлеге башлыгының үз куллары белән пешергән пылавыннан авыз итеп, кайнар чәйләр эчеп, бик күп уңай эмоцияләр белән таралыштылар. Бәйрәм бик җанлы һәм куңелле узды. Барлык өлкәннәр дә бәйрәмнән кәнагать калды, – дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев