Мулла Иле мәдәният йортында, китапханә белән берлектә балалар белән “Тылсымлы кыш” дигән темага карата рәсем бәйгесе уздырылды
-Балалар үзләренең бай фантазияләрен кушып, ак кәгазь битенә кышкы әкият табигатен рәхәтләнеп сүрәтләделәр.
- Бу бәйгегә алар бик теләп кушылдылар һәм үзләрен сынап карадылар.
Аларның рәсемнәренә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлинә Әбделхәева урыннар билгеләде һәм бүләккә үзеннән йомшак уенчыклар тапшырды. Үзе дә балалар янәшәсендә бала вакытларын искә төшереп рәсем ясады.1 нче урынны Шәрифуллина Айсылу алса, 2 нче, 3 нче урыннарны калган балалар бүлеште.
Рәсем бәйгесе балаларга бик ошады. Ахырдан үзләре ясаган рәсемнәрне тотып фотога да төштеләр, -дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев