Мулла Иле мәдәният йортында «Әзер бул! Һәрвакыт әзер!» исемле тематик чара узды
19 май – Пионерия туган көн. Пионерия – ул якты, бәхетле, өметләр һәм планнар белән тулы, үз иле өчен горурлык хисе белән көчле, иртәгесе көнгә ышаныч бирә торган балачак. Бу балачак һәм күп буыннар тормышы, бу безнең тарих, аны сакларга кирәк.
- Пионерлар көне уңаеннан 18 майда Мулла Иле мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Әзер бул! Һәрвакыт әзер!» исемле тематик чара үткәрдек. Чарада яшүсмерләр һәм яшьләр катнашты. Пионер оешмасының символлары, мәктәптә пионерлыкка багышлауның ничек үтүе, ант итү, пионер законнары, пионерларның нәрсә белән шөгыльләнүе, нинди чаралар үткәрелүе хакында сөйләдек. Сәнгать җитәкчебез Гөлназ Гыйззәтуллина элек пионер походларына йөрүләрен, агач утыртуларын, макулатура җыюларын, «Аҗаган» уйнауларын, җәйләрен пионер походларында үткәрүләрен җылы хисләр белән искә алды. Чара ахырында китапханә җитәкчесе Зилә Бикмөхәммәтова яшьләрнең муеннарына пионер галстугы такканда, пионер байрагы тотып девиз әйтеп торды, – дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Фото: Рәзинә Сәйфетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев