Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

МУЛЛА ИЛЕ Мәдәният йортына күрше авылдан килеп концерт караганнан соң

“Мин инде ОЛЫ яшьтә, бик күп концерт-спектакльләрдә катнашып яшьлек елларымны уздырдым.

Әмма соңгы елларда МОНДЫЙ МОҢ агышына тиң концертларны күп булмады. Мәшһүр МОҢ хуҗалары: Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова һәм башкаларның концертларын карап моңланган чакларыбыз әле дә онытылмаган.


Хөрмәтле, ЙОЛДЫЗ ИСМАГИЛОВНА, Сезнең җитәкчелектә “ЙОЛДЫЗЫМ” вокаль ансамблен карап, менә безнең МОҢ әле дә саклана гына түгел, ә Яшел Үзән районының ДАНЫН бик ерак буыннарга җитәрлек МОҢ орлыкларын тараттыгыз. Чын-чыннан, Татарстанда күпме АНСАМБЛЬ бар, мин барысын да тыңлаган, күргән зат буларак ышандырып әйтә алам, МОҢ ДАРЬЯСЫ – “ЙОЛДЫЗЫМ” да КӨЧЛЕ яңгырый. Мулла Иле халкы СЕЗГӘ – ЗУР ТАЛАНТ иясе алдында – БАШЫН ИЯ һәм СЕЗГӘ ИҖАТ УҢЫШЛАРЫН ҖИТКЕРӘ!

ОЛЫ РӘХМӘТ – КОЛЛЕКТИВЫГЫЗГА һәм оештыручыларга!”


 Автор: Клара Филиппова (Марданова)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев