Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән берлектә, кәгазьдән матурлык тудыралар

Гофр кәгазьдән чәчәкләр-теләсә нинди бәйрәм өчен матур бизәк.

Гофр кәгазьдән арзан һәм матур чәчәкләр дә ясап була.

 
-Мәдәният йортында Гофр кәгазьдән чәчәкләр ясау буенча мастер-класс булып узды. Чара барышында сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина чәчәкләр ясаганда кулланырга мөмкин булган төрле кәгазьләр турында сөйләде, кәгазь белән эшләүнең техник алымнарын күрсәтте. Яфраклар ясау, сабакны бизәү, сабакка яфракларны һәм чәчәк бәйләмен ничек җыярга өйрәтте. Мастер-класста катнашучы һәр бала үз куллары белән чәчәк ясап җыярга тырышты. Алар ясаган чәчәкләр якты, матур һәм хәтта хуш исле булып чыкты, - дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев