Мулла Иле мәдәният йорты 50 еллык юбилеен билгеләде
Мәдәнияттә үз тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге бар!
Авылыбызның яңа типтагы мәдәният йорты ачылуга 50 ел дигәч тә, бу авыл бик яшь икән әле, дип уйлап ялгыша күрмәгез! Мулла Иле авылына ХIII гасырда нигез салына. Аның мәдәни башлангычлары да нәкъ менә шушы вакытларга барып тоташа.
Элеккеге чорларда мәдәни-агарту чаралары аулак өй, өмә, милли, дини бәйрәмнәр форматында үтсә, 1973 елдан максатчан эшчәнлек алып бару, авыл мәдәниятен үстерү өчен аерым бина – матур сәхнәсе, зур залы, гримерка бүлмәләре булган мәдәният йорты төзелеп, куллануга тапшырыла.
Юбилей кичәсе фикер тирәнлеге, иҗадилыгы, чыгышларның югарылыгы белән тамашачыларны әсир итте. Мәдәният йортыннан чыккач та, башыма килгән беренче фикер: «Мулла Илендә яшәүчеләр нинди чара оештырса да, аны җиренә җиткереп, шәһәр һәм хәтта республика дәрәҗәсендә үткәрү потенциалына ия».
Бәйрәм «Безгә – 50. Үткәннән – киләчәккә!» дигән матур исем астында узды һәм бу исем үзен тулысынча аклады, диясем килә. Аны Мулла Иле авылы җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев ачып җибәрде. Мәдәният өлкәсендә төрле елларда хезмәт иткән һәм бүген дә бу өлкәдә эшләүче хөрмәтле авылдашларыбызга рәхмәт хатлары, матур теләкләрен җиткерде. Юбилей кичәсе тарихи материалларга, концерт номерларына шул дәрәҗәдә бай иде ки, аны аерым өч чарага бүлеп үткәрсәң дә, тулы канлы бәйрәм кичәләре килеп чыгар иде кебек. Билгеле инде, 50 ел эчендә күпме мирас, күпме байлык тупланган.
ҮТКӘННӘРГӘ СӘЯХӘТ
Мәдәният йортының үткәненә бәйле өлешен алып бару өчен сәхнәгә Гөлсинә Сәлахиева белән Гөлинә Әбделхәева күтәрелде. Әлеге гүзәл ханымнар безне җитәкләп диярлек мәдәни сәяхәткә алып кереп китте. Күз алдыбызда тарих җанланды. Сәхнә ветераннары бер-бер артлы сәхнәгә менде. Үзләре эшләгән чорга караган, исләрендә калган иң кызыклы хәтирәләр белән бүлештеләр.
Мәдәният йорты ачылган елларда биредә иң беренчеләрдән булып Роза Чупакова эшли.
Үзе эшләгән вакытларны искә алып, ул: «Халыкны хезмәт аша тәрбияләү, әхлакый кыйммәтләр сеңдерү, эстетик ләззәт бирү – төп бурычларыбыздан булды», – дип искә ала. Өр-яңа клубка килеп кергәч тә, күп тырышлык куярга туры килә аңа. «120 метрлы тукыманы өйгә алып кайтып, кисеп, пәрдәләр тегеп, үтүкләп элгәннәрем хәтердә», – дип бүлеште ул истәлекләре белән.
Аннан сәхнәне Зөләйха Сафина үз кулына алды. Сәхнәне генә түгел, бөтен залны да үзенеке итте ул. Зөләйха апа авылыбызның яраткан җырчысы, баянчысы булу белән беррәттән, чын юмор остасы да! Һәр әйткән сүзе – импровизация! Һәр фикере – урынлы. Зөләйха апа үзенең чыгышы белән барлык тамашачыларның да кәефен күтәрде.
Мәдәният йортында 1975-1976 елларда мөдир вазифасын башкарган Гөлсинә Сәлахиеваны мин озак еллар авыл советы җитәкчесе булып эшләгән җитди һәм җаваплы ханым буларак беләм. Яшь чагында «Чабата» биюен яратып биюләрен сөйләгәндә, аның күзләрендә яшьлек дәрте балкуын, йөрәгенең авыл мәдәнияте өчен янып тибүен сиземләве авыр түгел иде. Гөлинә Әбделхәеваның мәдәният йортында эшләү стажы 43 ел тәшкил итә. Аның: «43 ел дәвамында эшләгән эшләрне санарга 43 сәгать вакыт та җитмәс, мөгаен», дигән сүзләре, һичшиксез, хакыйкатькә туры килә. Без кечкенә чакта нинди булса, ул бүген дә шундый ук, бер дә үзгәрмәгән сыман. Һәрвакыттагыча сылу, килешле матур күлмәк һәм аңа гына хас булган затлы тавышы. Балачактан күңелгә кереп калагангамы, чыгышларны тәкъдим итү, алып бару сәнгате Гөлинә апаның визит карточкасы сыман. Ул эшләгән чорда мәдәният йортыбыз төрле бәйге, смотрларда алдынгы урыннар яулап килгән. Талантлы хезмәттәшләре бүген дә шул югарылыкны югалтмый, киңкырлы эшчәнлек алып бара.
АВЫЛЫБЫЗ МӘДӘНИЯТЕ – БЕЗНЕҢ КӨННӘРДӘ
Бәйрәмнең икенче өлешен Рәзинә Сәйфетдинова һәм Гөлназ Гыйззәтуллина алып барды. Баксаң, Рәзинә апаның мәдәният өлкәсендә эшли башлаганына да 20 ел үтеп киткән икән. Бәйрәмнең бу өлешендә ирешелгән уңышларга, дәртле биюләргә, моңлы җырларга киң урын бирелде. 50 ел дәвамында авылыбыз мәдәниятен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән барлык актив авылдашларыбызның исемнәре аталды, аларның һәрберсе рәхмәт һәм хөрмәт хисләре белән искә алынды.
«Сүнмәс дәрт» фольклор ансамбле халык җырларын яңгыратуы, «Чабата» биюен башкаруы, капка төбе күренешен сәхнәләштерүе белән күңелләрне яуласа, авылдашыбыз Хәдис абый Гыйззәтуллин тальян гармунда татар халык көйләренә тезмә уйнап, барыбызны да таң калдырды. Миләүшә апа Шакирова, Әнисә апа Насыйбуллина, Гөлнара апа Фәтхуллина, Фәния апа Рәхмәтуллина, Рүзилә Әкрәмова, Зилә Бикмөхәммәтова, Нияз Шакировлар матур җырларын бүләк итте. ТР Мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәге җитәкчесе Алсу Мифтахова исеменнән рәхмәт хаты тапшыру өчен килгән мөхтәрәм кунагыбыз Мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллинаның чыгышы бәйрәмнең дәрәҗәсен тагын да күтәрде.
КИЛӘЧӘККӘ ӨМЕТ БЕЛӘН
«Киләчәк» дип аталган бүлекне авылыбызның талантлы яшьләре - Газиз Сәйфетдинов белән Әдилә Җиһаншина алып барды. Сәхнәдә үзләрен иркен тотулары, күзләрендә балкыган очкыннар аларның яшьлек иленнән – киләчәктән булуларын дәлилли иде. Әлеге бүлектә сәхнәне «Шатлык» Һәм «Яшьлек» бию төркемнәре гөрләтте. Беренче урыннар, лауреат исемнәренә лаеклы рәвешта ия булуларын тагын бер кат исбатлады алар. Талантлы кызыбыз Сиринә Насыйбуллина авылдашларына матур җырын ирештерде.
Мулла Иленең моңлы сандугачы Айгөл Шакирова чыгыш ясаганда халык тын да алмады.
«Мулла Иле» дип исемләнгән өр-яңа җырның беренчеләрдән булып әлеге кичәдә яңгыравы – бәйрәмнең тагын бер матур күренеше булды.
Рәмилә Майорова сүзләренә, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева көенә язылган әлеге җырны Рәзинә Сәйфетдинова башкарды.
Мулла Иле халкын матур бәйрәме белән котларга дип Ачасыр, Акъегет, Норлат авылларыннан килгән дус-күршеләребезнең чыгышлары нур өстенә нур булды. Бөтен уй-фикерләрне бергә туплап әйткәндә, Мулла Иле авылы мәдәнияте үзенең ни дәрәҗәдә бай, киңкырлы булуын күрсәтте.
Мәдәниятендә үз тарихы, бүгенгесе, киләчәге булган авыл син, Мулла Иле! Синдә сәнгатьне таный, аңлый һәм тиешенчә кадерли белә торган кешеләр яши. Мәдәният йортыбызның киләчәге якты, нурлы, зур уңышларга бай булсын!
РӘМИЛӘ МАЙОРОВА.
Мулла Иле – Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев