Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле “Үлемсез полк” акциясенә кушылды

Мулла Иле авылында җиңү бәйрәме елдагыча " Үлемсез полк" хәрәкәте белән башланып китте.

Укучылар һәм укытучылар яу кырында башын салган, сугышта катнашкан, тылда фидакарь хезмәт куйган авылдашлары, туганнары, бабалары фотоларын күтәреп, мәктәп яныннан һәйкәл янына атлады. Аларга авыл халкы да кушылды.

Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Илдар Галимҗан улы Сәлахиев ачып җибәрде. Ул барлык авылдашларны бәйрәм белән тәбрикләп, сугыш чоры баласы, авылыбызның имам хатыйбы Рияз абый Гибадуллинга район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
Тантана мәктәп укучыларының чыгышы белән башланып, мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән эчтәлекле концерт программасы белән үрелеп барды. Һәр чыгышта сугыш авырлыкларын үткән тыл ветераннарына ихтирам хисе чагылды.

Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган, кайтканнан соң бакыйлыкка күчкән авылдашларны бер минут тынлык белән искә алды, алар истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре, веноклар куелды.

Тантана дәвамында мәктәп директоры, әфганчы егетләр, ветераннар советы бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерделәр. Һәр чыгышта җиңү яулаган фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына ихлас рәхмәт сүзләре юлладылар.

Бу Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 77 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 77 ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев