Мулла Иле егете Рамил Садыйков герне кулы белән түгел, тешләре белән күтәрә!
Сабантуйның күрке көрәш булса, гер күтәрү дә аннан калышмый дияргә була. Әлеге спорт төрендә катнашырга теләүчеләр елдан-ел артып тора.
Көчле, нәфис хатын-кызларыбыз да ир-атлардан калышмый, шулай ук яшьләрне дә еш күрергә туры килә.
Ә менә Мулла Иле егете Рамил Садыйков герне кулы белән түгел, тешләре белән күтәрә.
- Сабан туенда Рамил Садыйков барыбызны да шаккаттырды – 60 тапкыр теше белән күтәрде бит, сөбеһанАллаһ, – дип яза Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова.
Фото: Фәния Хисаметдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев