Мөселман эшмәкәрләре Яшел Үзән районының мохтаҗ авыл кешеләренә хәйрия ярдәме күрсәтүне дәвам итә
«Авылларга ярдәм» проекты кысаларында Бишнә авылында Россия Федерациясе АПМ хәйрия фондының 20 азык-төлек җыелмасы таратылды.
2 ел эчендә Татарстанда 3000нән артык кеше азык-төлек белән тәэмин ителгән. Ничек ярдәм итәргә? Киләсе сәфәргә кушылыр өчен азык-төлек җыелмасы сатып алырга яки кирәкле сумманы бирергә.
Бер җыелма бәясе 1500 сум. Тулырак мәгълүмат түбәндәге телефон номеры буенча: +7 986 902 06 06 (Рөстәм Салават Улы). #яшелүзәнгазетасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев