Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мөселман-бизнесменнар Яшел Үзән районында яшәүчеләргә азык-төлек җыелмалары таратты

РФ АПМында "Авылларга ярдәм" проекты бар, аның кысаларында илнең мөселман бизнесменнары хәләл азык-төлек сатып алалар һәм алардан хәйрия җыелмалары формалаштыралар. Һәр ял көннәрендә бу җыелмаларны авыллар буйлап тараталар.

Шулай итеп, РФ АПП мохтаҗ кешеләргә, инвалидларга, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итә. Бер чыгуда берничә авылдан 20-25 йортка керәләр.

Моның өчен Private Club @private_apmrf АПМ РФ мөселман-бизнесменнары, агросәнәгать комплексы әгъзалары актив катнаша. Чагыштырмача муллыкта яшәүче кешеләрнең авыр тормыш шартларында гомер итүчеләргә даими рәвештә ярдәм итүләре бик мөһим. Бүген мөселман эшмәкәрләр Татарстанның Яшел Үзән районында булды һәм Олы Яке, Каратмән, Уразлы авылларында яшәүчеләргә ярдәм күрсәтте. Аллаһы Тәгалә ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен барып ирештерсен.

Дуслар! РФ АПМ хәйрия фонды хезмәттәшлек итәргә теләүчеләрне көтеп кала. Әйдәгез, бергәләп бу дөньяны яхшырак һәм яктырак итик.

Сез РФ АПМ Хәйрия фонды җитәкчесе Раил Валькаевка +7 (927) 404-04-59 шалтырата һәм яза аласыз.
Шулай ук сез РФ АПМ сайтын да apmrf.ru кирәкле мәгълүматны карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев