Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Минем пенсия акчасы – чәчәкләргә, иремнеке тракторга китә»

Норлат авылында яшәүче Габидуллиннар бер йортлы гына аулак урамда яшәсәләр дә, озак эзләп мәшәкатьләнмәдек.

Юлны өйрәтеп җибәрүчеләрнең: «Андый, бүтән беркемдә дә булмаган бизәкле өйне башкалар белән бутамассыз», – дигән сүзләре дөрес булып чыкты.

 Тирә-юне ямь-яшел чирәм белән капланган, Булат елгасы буенда ук утырган бу өйгә, чынлап та, «аһ» итеп күз салмыйча узып китеп булмас иде. Урыны да, бизәлеше дә үзенчәлекле аның. Чөнки алтын куллы хуҗасы Сәлимҗан абый үзе ясый аларны, шуңа кешенекенә охшамаган! Башта күңелендә туган матурлыкны каты кәгазьгә, аннары юкә тактага төшерә һәм кисә. 

Габидуллиннарның өйләре урам яктан гына түгел, кеше күрми торган арткы як корылмалары да шулай бизәкле. Һәм капка төпләреннән башлап, бөтен җирләрендә тәртип. Аунап яткан яки өеп куелган бернәрсә юк!

 

 Уйлап карасаң, авыл бит, кирәк-ярак күп. Габидуллиннарда һәр нәрсәнең үз урыны бар. Әле бит 40 ел буе МТЗ-82 тракторында эшләгән Сәлимҗан абыйның кулларыннан бизәкләр генә таммый, техника җене дә кагылган үзенә. Мотоблоктан сабанлы, бәрәңге төбен өя торган «окучник»лы күпфункцияле трактор ясап куйган. Әле тагын детальләр ясыйм, ди. 

 

Хатыны Фәридә апа көлә: «Сәлимҗанның пенсиясе – тракторга, минеке чәчәккә китә», – ди. Менә шулай пар килгән алар, бер фикердә булып, 43 ел гомер итәләр. Бер ул, бер кыз үстергәннәр, хәзер оныклары – Яшел Үзәндә балалар поликлиникасында эшләүче кызлары Гөлнараның кызын сөеп шатланалар. Уллары Норлатта үзләре белән яши, төп нигез сакчысы, кызлар кола гына әй тәм – өйләнмәгән.

 
Фәридә апа да, Сәлимҗан абый да Норлатта тумаган. Аларның икесенең дә әти-әниләре бәхет эзләп читкә киткән булган. Сәлимҗан абый Вологодск өлкәсендә, Фәридә апа Красноярск краенда дөньяга килгән. Әмма туган якларыннан еракта да рәхәт булмагандыр күрәсең, балалары кечкенә вакытта ук кире Норлатка кайтып, йортлар җиткезгәннәр. Шулай итеп, алар бер урамда уйнап үскәннәр. Дуслыклары кайчан мәхәббәткә әверелгәнен хәтерләмиләр дә, шул берәр көнне кинодан кайтканда озаткандыр инде, онытылган, дип көләләр.
14 яшендә әтисез калган Сәлим җан абый хуҗалыкта бөтен эшне белеп үскән. 16 яшен дә тракторга утырып, «Сельхозхимия»дә эшли башлый. Гаи ләләрендә бердәнбер ир кеше булганга, аны Армия сафларына хәрби бурычын үтәргә соңрак, 20 яшендә алалар. Ике ел хезмәт итеп кайткач та кабат тракторга утыра һәм лаеклы ялга чыкканчы, кайда гына эшләсә дә, тимер атын иярли.

 
Чәчәкләр, гөлләр яратучы Фәридә ханымны Норлатта һәм тирә-як авылларда белмәгән кеше юктыр. Мәктәпне тәмамлагач, Элемтә техникумында һөнәр үзләштерә. Апаста практика уза һәм аны эшкә дә шунда җибәрәләр. Аннан ул Норлат почтасына кайта, анда берничә ай эшләгәч, 1979 елның октябрь ае була бу – авыл Советына секретарь булып урнаша. Менә шул көннән башлап, 2015 елга кадәр ул, 36 ел дәвамында Норлат җирлеге тормышы эчендә кайный, соңрак җитәкче урынбасары булып эшли. Аның хезмәт дәверендә тугызлап башлык алышына. Фәридә ханымның алыштыргысыз хезмәткәр булуына беркемнең дә шиге юктыр. Җитәкчеләр өчен ул, тәҗрибәсе аркасында да, озак еллар бер урында эшләгәнлектән, бөтен мәсьәләләрдән хәбәрдарлыгы, авылны, кешеләрен белүе белән дә, һичшиксез, ышанычлы терәк булган. Компетентлы хезмәткәрне кем генә бәяләмәс тә, кем генә ихтирам итмәс?! Сабыр Фәридә апа каенанасы белән дә 36 ел тату яшәп, кадер-хөрмәттә тәрбия ләп, 85 яшендә соңгы юлга озата. «Үз әниемне дә 85 яшендә җирләдек. Аларның икесендә дә бер төрле язмыш. Яшьли тол калганнар, икесен дә бер үк начар авыру алып китте», – ди ул.

 
Язмыш беркемнең дә башыннан гына сыйпап тормый. Габидуллиннар да төрлесен күрә. Әмма дус-тату гаилә барлык сынауларны бер-берсенә терәк булып, җиңеп бара. Сәлимҗан абый йөрәгенә катлаулы операция кичергән. Үзвакытында беренче ярдәмне күрсәтеп, гаилә башлыгының гомерен саклап калган шәфкать туташы Гөлшат Хәкимовага чиксез рәхмәтле алар. «Хәзер шөкер инде, даруларыбызны эчәбез дә, йөрибез. Әле ярый Норлатыбызда больницабыз бар. Телевизор карый да, тагын борчыла. Дөньяларыбыз тыныч булсын, мобилизацияләнүчеләр сау-сәламәт кайтсыннар, матур тормышларда яшәүләр насыйп булсын иде», – ди Фәридә апа.

 
Ә 2001 елда плотинадан килгән ташкын аларның хуҗалыкларына бик зур зыян сала. Бөтен әйберләре ага: абзарлары белән бергә ике үгезләре, мунчалары һәм башка корылмалары... Бу турыда искә алмаска кушсалар да, шушы бер җөмлә белән генә язып үтәргә булдым. Ул вакытта ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә, оешмаларга бүген дә рәхмәтле алар.


Инде алдагы көннәрдә шулай пар канатлы булып, күңел кушкан шөгыльләрегездән тәм табып, матурлык тудырып, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев