«Минем кебек туксанга җитсеннәр»
Белгәнегезчә, авылларда башлыкларның хисап сессияләре узды. Ә Күгештә җыен әлеге җирлеккә кергән Айдар авылында яшәүче Халидә апа Шаһизданованың 90 яше тулган юбилее көненә туры килгән булып чыкты. Һәм, әлбәттә инде, билгеләнгән рәсми чара тыл ветеранын туган көне белән котлау тантанасыннан соң булды.
Ул көнне Халидә апа йорты котларга килгән җитәкчеләрдән һәм без – журналистлардан башка да гөр килеп тора иде. Әниләре һәм дәү әниләре янына, әле эш көне булуга карамастан, балалары, оныклары кайтып тулган. Менә шуннан да аңларга була инде аны никадәр яратуларын һәм хөрмәт итүләрен.
Халидә апа әле шундый юмор хисле, нык хәтерле, үткен күзле, зирәк акыллы карчык булып чыкты. Күз тимәсен, диеп кенә аралаштык үзебез дә. Авылда берүзе яши. Моңа кадәр ике ел балалары үз яннарына алып китеп торганнар, ә быел «никакуй, барасым килми» дигән.
– Үзем генә торам. Беркая китәсем килми, – ди юбиляр апабыз, – элек җиде җан почмакта яшәдек, ә хәзер кыр хәтле өйдә берүзем. Балалар чиратлашып кайтып йөри, ашарыма, киеремә – Аллаһка шөкер! Менә бөтенесе минем кебек туксанга җитсеннәр иде, шушы чыккан чирләр читләп узсын иде, дип телим. Озын гомерле булуның сере – хәрәкәт. Әгәр дә көтеп ятсаң килә ул картлык иртәрәк тә! Хәрәкәттә булсаң – сәламәтлегең дә, гомерең дә була. Безнең әти 1940 елда, миңа сигез яшь тирәсендә үлгән. Менә шул көннән без сигез бертуган бөтен эшне башкарган (берсе үлде, 4 кыз, 3 малай – җидәү үстек). Олы абый сугышка барды, исән-сау кайтты. Аннары ике абый солдатка китте. 49нчы елда өй ишелде, бик авыр вакытлар булса да, башка өй алдык. Кечкенәдән үк эшләргә туры килде, көлтә бәйләдек, ындыр суктык. 17 яшемнән сарыклар карый башладым. Ат та, сыер да җиктем. Ачлы-туклы идек, бәрәңгесе дә юк иде бит, балтырган ашадык. Әти юк, әни дә иртә китте – 64 яшендә үлде. Гомер буе шулай хәрәкәттә, пенсиягә чыкканчы яшелчәдә: чөгендер, кәбестәдә дә эшләдек, тик торырга вакыт булмады.
Халидә апа 25 яшендә, биш ел бер-берсен сынашып йөргәннән соң, авылдашы Назыйм исемле егеткә кияүгә чыга. Ул колхозда ат җигеп эшләгән, бозаулар һәм башмаклар да караган. Лаеклы ялга чыканчы төрле хезмәттә эшләгән. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Тормышта төрле хәлләр була, ә иң ачы кайгы – үз балаңны җирләүдер. Уллары Рөстәм кыска гына гомер яшәп кала. Назыйм абый үзе дә хатынын тол калдырып, 71 яшендә бакыйлыкка күчә (урыннары оҗмахта булсын). Бүгенге көндә Халидә апа балалары Хәния, Наилә, Резидә, Наиленең, 11 оныгының һәм 12 оныкчыгының кадер-хөрмәтендә матур картлык кичерә. Без моны үз күзләребез белән күрдек. Кулларында гына күтәреп йөртердәй булып янында бөтерелеп, һәр сүзеңне үтәргә әзер торган балаларың булу – тыныч картлык нигезе, олы терәк һәм ышаныч. 90 яшен тутырган Халидә апаның күзләрендә ул көнне бәхет күз яшьләре җемелдәде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев