«Мин колхоз рәисе» дип масаймадым
Авылда һәр кешенең тормышы уч төбендәге кебек.
Ә әбиләр әйткәндәй, читтән килгән кешеләрнеке бигрәк тә.
Безнең авылдашлар хәтерендә изге күңелле, яхшы кеше, бүгенге язмамның герое – Илнур абый Әхмәтҗанов. Ул күгәйлеләр тормышында тирән эз калдырган кеше.
Илнур абый Буа районы Кырык-садак авылында гади колхозчы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Авылда сигезъеллык мәктәпне бетергәч, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына юл тота һәм аны тәмамлап, үзенә гомерлек һөнәр сайлый. Укып бетергәч тә, Совет Армиясе сафларында ике ел хезмәт итә. Аннан Уразлы совхозында, Яке авылында агроном булып эшли башлый. Берүк вакытта Казан авыл хуҗалыгы институтының агрофакультетын читтән торып тәмамлый. Шул ук Уразлыда үзенә гомерлек юлдаш итеп укытучы Рәмзия апаны сайлый.
1979 елда безнең колхоз рәисе Галим Шәйхуллович Илнур абыйны Күгәйгә агроном итеп чакыра. Яшь гаиләне кирпечтән салынган йорт, тормыш кирәк-ярагы белән тәэмин итеп, Күгәйдә калырга үгетли. Шулай итеп, үз эшенең остасы Илнур Әхмәтҗанов Күгәйгә эшкә кайта. Күгәй халкы өчен Илнур абый, чын мәгънәсендә, күктән төшкән байлык сыман иде ул чакны. Аны паркта булсынмы, фермада, яисә кырда, идарәдәме – һәммәсе дә хөрмәт итте. Шәхсән үзем дә, сорау туып, аның янына баргач, төпле киңәше, алдан күрә белүчәнлеге белән мине таң калдырган иде ул. Менә ничә еллар узгач, Илнур абый ничек әйткән булса, нәкъ шулай булды да. Күрәзәче диярсең!
Әйе, рәис буларак ул беркай чан да авыл халкы артыннан каравыллап йөрмәде. Һәр кеше әйбәт яшәсен өчен тырышты.
1983 елда Илнур абыйга Сельхозхимиягә китеп, җитештерү буенча урынбасар булып эшләргә туры килә. Ленин һәм Октябрь революциясе орденнары белән бүләкләнгән рәисебез Галим Гайнуллин 1988 елда лаеклы ялга китү сәбәпле, үзенә алмаш калдыру максатыннан, Илнур Әхмәтҗановны кире Күгәйгә чакырта. Аны хезмәт коллективы тарафыннан Ильич исемендәге колхоз рәис итеп сайлыйлар. Әле озак еллар Галим Шәйхуллович аңа үзенең киңәшләре белән ярдәм кулын суза.
1990 елларда кибетләрдә кием-салым гына түгел, хәтта өй җиһазлары, йорт кирәк-яраклары да алу кыен иде. Уңышлы колхоз рәисе булуының сере – җитәкченең колхозчыга хөрмәтендә, минемчә. Ул шундый сабыр, кычкырып сөйләшми генә, җай белән генә бөтен проблемаларны чишеп, бар халыкка ярдәм итте. Сыер савучыга да, җир сукалаучыга да, хисапчыга да лаеклы хезмәт хакын түләргә кирәк дип санаган рәис кенә уңышка ирешеп, шулай 25 ел эшли аладыр! Ул беркайчан да «Мин колхоз рәисе», – дип масаеп, үзен башкалардан өстен куеп йөрмәде. Хәер, ул чакларда колхоз җитәкчесе, җирле үзидарә белән бергә, кулны-кулга тотынып, авыл өчен тырышты.
Илнур абый җитәкчелек иткән елларда колхоз авыл хуҗалыгы культураларының югары уңыш җыеп алуы белән аерылып торды. Хуҗалыкта хезмәтне оештыруның алдынгы рәвешләре гамәлгә кертелде, терлекчелекнең һәм ярдәмче хуҗалыкларның матди-техник базасы ныгыды. Җир кешеләренә төрле ярдәм күрсәтү дә бик мөһим иде ул чакларда. Колхозның уставы нигезендә, тормыш башлаган гаиләгә яшь бозаулар биреп, өй төзергә ярдәм итүче дә Илнур абый булды.
Язмам герое бүген инде лаеклы ялда. Уллары Айрат, Илшат әти- әнисенең көтеп алынган кадерле кунаклары, гаиләләре белән кайтып, бердәм булып, тату яшиләр.
Хөрмәтле Илнур Хәсипҗан улына юбилее уңаеннан бары изге теләкләребезне юллыйбыз. Исән-сау булып, Рәмзия апа белән тигезлектә, якыннарыгыз ның рәхәтен күреп яшәргә язсын. 25 ел колхоз рәисе булып эшләү дәверендә, сез авылдашлар белән уртак тел табып, Күгәйне үрнәк авыллар рәтенә куюда зур өлеш кертеп, ихтирам казандыгыз. Авылдашлар исеменнән мең рәхмәт сезгә.
Зөлфия Хәйруллина.
Күгәй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев